Эчтәлеккә күчү

Кырым татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырым татарлары latin yazuında])
(Кырымтатар битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кырым татарлары
Үз аталышы

qırımtatarlar, qırımlar

гомуми сан

257 592 (2021)[1],
2902 (2001)[2]

яшәү җире

Россия ( Кырым),
Үзбәкстан, Украина Украина, Төркия һ. б.

Теле

Кырымтатар теле

Дине

Ислам

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Кардәш халыклары:

Татарлар, Төрки халыклар

 Кырым татарлары Викиҗыентыкта
Кырымтатарлары милли байрагы

Кырым татарлары (кырымтат. qırımtatarlar, бер. сан qırımtatar) — татар халкының көньяк-көнбатыш этнотерриториаль төркеме, тарихи яктан Кырым ярымутравында яшәгән төрки халык. Кырымтатар телендә сөйләшәләр. Кырым татарларның күпчелеге мөселманнар.

Кырым татарларының таралышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Кырым татарлары нигездә Кырымда яши (якынча 235–280 мең кеше), шулай ук Рәсәй (2,4 мең, нигездә Краснодар краенда) һәм Украинаның күрше төбәкләрендә (2,9 мең, нигездә Херсон өлкәсендә). Моннан тыш, Төркиядә, Румыниядә (24 мең, нигездә Констанца жудецында), Үзбәкстанда (90 мең, бәяләүләр буенча 10 меңнән 150 меңгә кадәр), һәм Болгарстанда (3 мең) да кырымтатар диаспоралары бар.

XVIII гасыр ахырыннан XX гасыр башына кадәр булган төрле күченешләр нәтиҗәсендә бүген Төркиядә Кырымнан күчеп килгәннәрнең варислары булган 5–6 миллион кеше яши. Шуңа күрә Төркиядәге кырымтатар иҗтимагый оешмалары илдә берничә миллион кырым татары яши дип белдерә. Әмма кырымтатар эмигрантларының шактый өлеше вакыт узу белән ассимиляцияләнде һәм үзләрен төрекләр дип саный башлады.

Төркиядә кырым татарларының чын саны билгеле түгел, чөнки илдә халыкның этник составы турында рәсми мәгълүматлар күрсәтелми.

2001 елгы Бөтенукраина халык санын алу мәгълүматлары буенча Кырым районнары халкында Кырым татарларының өлеше

Субэтник төркемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Кырымтатар халкы составында Кырым даласында, ярымутрауның тау-тау алды өлешендә һәм Кырымның көньяк ярында формалашкан өч субэтник төркемне аерып күрсәтәләр:

Дала кырым татарлары

Тат кырым татарлары

Ялы бойлу (көньяк яр буе) кырым татарлары

1944 елның 18 мае тарихка Кырымтатарларының сөргене көне буларак керде. Фәкать 1989 елда гына СССР Югары Шурасы тарафыннан канунсыз дип танылды.

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. http://pop-stat.mashke.org/ukraine-ethnic2001.htm