Лайлачлар
| Лайлачлар | |
|---|---|
| Народное название у таксона | Soleolifera[d] һәм Onchidiidae[d] |
Лайлачлар - эволюцион үсеш вакытында кабырчыклары өлешчә яки бөтенләй беткән, нигездә, сабакчалы күзлеләр отрядыннан җирдә яшәүче үпкә корсагаяклы моллюскларның җыелма төркеме. Рудимент кабырчыгын саклап калдырган лайлачларны ярымлайлачлар (ингл. semislug ) дип йөртәләр.

Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1 - нотум (гәүдә), 2 - мантия, 3 - күз капшагычлары, 4 - тактиль капшагычлар, 5 - үпкә тишеме, 6 - аяк, 7 - аяк кыры.
Лайлачларның гәүдәсе суалчан-яки цилиндрсыман. Ике яклы симметриягә ия, бу симметрияне бер якта урнашкан үпкә тишеме генә боза. Шуышып барганда озынлыгы 15–20 см га кадәр җитә, Татарстанда очраучы төрләр, гадәттә, 5–6 см дан озын түгел. Лайлачларның аркасы ягында аерым бер урынны мантия алып тора.
Таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]250 дән артык төре билгеле, Россиядә — 100 төр тирәсе, Татарстанда 10 нан артык. Күләгәле яфраклы урманнарда, дымлы болыннарда һәм кеше тарафыннан булдырылган яхшы дымланучы урыннарда яшиләр. Төнлә активлар, көндез ышыкка посалар. Аеруча киң таралган үсемлек белән тукланучы формалар агриолимацид (Agriolimacidae) һәм лимацидлар (Limacidae) семьялыкларына керә.[1] Лайлачлар еш кына читтән кергән төр буларак күп өлкәләрнең җирле фаунасына зыян салалар. Мисал өчен, Үзәк Азиядә лайлачларның 7 адвентив төре очравы билгеле [2].

Туклану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Яшь утыртмаларга һәм авыл хуҗалыгы культураларына кыр лайлачлары (Deroceras agreste), челтәрсыман лайлачлар (D. Reticulatum), (Arion bourguignati) һәм башкалар зыян китерергә мөмкин.[3]
Үсемлек белән тукланучы урман лайлачлары агачлардагы лишайниклар (Limax arborum), гөмбәләр (Arion subfuscus), дымлы биотоплардагы суүсемлекләр, ерткыч лайлачлар — нигездә туфрак суалчаннары, шулай ук моллюскларның башка төрләре белән тукланалар.[4]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Большой энциклопедический словарь «Биология» / под ред. М. С. Гилярова. М.: Большая Российская энциклопедия, 1998.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Rumpho M.E., Worful J.M., Lee J., et al. {{{башлык}}}(ингл.) // Proc. Natl. Acad. Sci. U.S.A. : journal. — Т. 105. — № 46. — С. 17867—17871. — DOI:10.1073/pnas.0804968105 — PMID 19004808. Архивировано из первоисточника 24 сентябрь 2015.
- ↑ https://ruthenica.net/sites/default/files/2020-02/vol27_081-086_schikov.pdf
- ↑ What Do Slugs Eat? (en). animals.mom.me. әлеге чыганактан 2016-08-31 архивланды. 2016-08-15 тикшерелгән.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/lajlachlar Онлайн - энциклопедия Tatarica