Виктория (Мальта)
Виктория | |
мальт. Rabat | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Гоцо[d], Гозо[d] һәм Гоцо[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Гоцо[d][1] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Гоцо[d] |
Геомәгълүматлар | Data:Malta/Victoria.map |
Халык саны | 6901 (31 март 2014)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Кардәш шәһәр | Җибути[d] һәм Никелино |
Мәйдан | 2,9 км² |
Рәсми веб-сайт | victoria.org.mt(ингл.) |
![]() | |
![]() |
Виктория (1887 елга кадәр — Рабат) — Мальтаның зурлыгы буенча икенче урында торган Гоцо утравының төп шәһәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шәһәр исеме 1887 елда патшабикә Виктория хөрмәтенә үзгәртелә. Шәһәр урынында бакыр гасырларда ук урнаша башлаганнар, соңрак монда финикиялеләр һәм римлылар урнашкан, алар шәһәр цитаделен төзегәннәр, соңрак ул яңадан төзелгән.
Цитадель
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яхшы ныгытылган цитадель диңгез өстеннән 150 м биеклектә тора, аннан Гоцо утравы тирәләре яхшы күренә.
Хәзер цитадель урнашкан урын элек пуник-римлы Гаулос җирлегенең акрополе булган, Урта гасырларда акрополь замокка әйләндерелгән. Антик заманда төзелгән саклагыч корылмалар XVI гасырда ук искергән була ― 1551 елда госман гаскәрләре Гоцо утравына бәреп керә һәм цитадельне талый.
1599 һәм 1622 еллар арасында цитадельнең көньяк диварларын ныгыту эшләре башкарыла. Төньяк диварлар кагылмыйча калган ― алар хәзерге вакытта да урта гасырлар күренешен саклыйлар. Алдагы дистә елларда ныгытма таркала башлый һәм XVII―XVIII гасырларда цитадельне җимерү планнары барлыкка килә башлый, ләкин алар тормышка ашмый кала.
Цитадель Мальтага французлар басып кергәндә һәм аннан соң баш күтәрелеш вакытында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, ике очракта да ныгытма сугышсыз бирелгән. Ул хәрби объект функциясен үтәүдән 1868 елның 1 апрелендә туктаган.
1998 елда цитадель ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.
Санта-Мария соборы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Санта-Мария соборы цитадель эчендә урнашкан. Ул 1697 елда архитектор Лоренцо Гаф проекты буенча җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелгән элекке чиркәү хәрабәләрендә төзелгән, ул, үз чиратында, Рим яки Финикия чоры хәрабәләрендә төзелгән.
Сурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Виктория цитаделендәге Успение соборы эченнән күренеш
-
Успение соборының тышкы күренеше
-
Цитадельдәге урамнарның берсе
-
Санта-Мария соборы
-
Виктория шәһәренә күренеше