Галиябану (спектакль)
Күренеш
	
	
| Галиябану | |
|---|---|
Ә. Синәева—Галиябану, С. Айдаров—Хәлил  | |
| Жанр | әдәбият әсәре[d] | 
| Автор | Мирхәйдәр Фәйзи | 
| Режиссер | Габдулла Кариев | 
| Пәрдәләр саны | 4 пәрдә | 
| Беренче куелыш | 19 март 1917 | 
| Беренче куелыш җире | Ырынбур | 
«Галиябану» — Мирхәйдәр Фәйзинең 4 пәрдәле музыкаль драмасы. 1916 елда иҗат ителә. «Ширкәт» труппасы тарафыннан 1917 елның 19 мартында Ырынбур шәһәрендә куела. Галиябану ролендә Сара Байкина уйный. 1918 елның 7 апрелендә «Сәйяр» труппасы куя. Режиссеры Габдулла Кариев, рәссамы Павел Беньков, Галиябану ролендә Әшрәф Синәева, Исмәгыйль — Хәмит Колмәмәт, Хәлил — Ситдыйк Айдаров.[1]