Гамма-нурланыш
Күренеш
Гамма нурланыш – рентген нурланышка бик нык охшаган, әмма үтеп керү сәләте көчлерәк булган нурланыш ул. Дулкын озынлыгы - 10-8 смдан алып 10-11 смга кадәр. Дулкын ешлыгы - 3•1019 Гц һәм аннан да күбрәк.
Гамма нурлары атом-төш реакцияләре вакытында, радиоактив таркалу вакытында, синхротрон нурланыш вакытында аерылып чыгалар. Гамма нурланыш ярдәмендә ясалган әйберләрне тикшерәләр, ашамлыкларны консевировка аша үткәрәләр, медицина әйберләрен стерилизациялиләр, нурлы терапия үткәрәләр.
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.