Эчтәлеккә күчү

Ерткычлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ерткычлык latin yazuında])

Ерткычлар белән бутамагыз.

Ерткычлык
Сурәт
Роль уйнаучы объектлар табыш[d]
Роль уйнаучы агентлар ерткыч[d]
 Ерткычлык Викиҗыентыкта
Африка буйволын ашаучы арысланнар

Ерткычлык - бер төр хайваннары икенче төр яки үз төрләренә караган хайваннарын аула­у, үтерү һәм ашау күренеше. Организмнарның үзара мөнәсәбәтләренә кергән антибиоз төре.

Бер төрдән икенче төрне ашауга күчү сәләте — ерткычлар өчен кирәкле җайлашуларның берсе.

Барлык эре эукариотик организмнарда да ерткычлык еш очрый. Хәтта беркүзәнәклеләрдә дә бер төр вәкилләренең икенчеләрен ашавы — гади күренеш. Медузалар үзләренең чагучы күзәнәкләре ярдәмендә капшавычлары җиткән тирәлектәге организмнарны параличлый (эреләренең капшавычлары 20—30 метр озынлыкка җитә), ерткыч бөҗәкләр гусеницаларны ашый. Эре бакалар, кош балаларына һөҗүм итеп, су кошларын үрчетүгә дә зыян китерергә мөмкиннәр. Еланнар амфибияләр, кошлар, вак имезүчеләр белән туена. Кайвакыт аларның ау объектлары булып олы затлар гына түгел, ә бәлки кош күкәйләре дә тора. Кош ояларының җирдәгеләре дә, агач ботакларындагылары да еланнар тарафыннан күп таркатыла.

Ерткычлык каршылык күрсәтүче һәм качып котылырга тырышучы корбанны тотуга бәйле. Моллюсклар, тычканнар һәм кыр тычканнары ерткычка каршылык күрсәтә алмый. Ләкин кайвакыт ерткыч белән корбан арасында көчле көрәш килеп чыга. Шуңа күрә табигый сайланыш ерткычлар популяциясендә корбанны эзләү, тоту һәм ашауның уңышлылыгын үстерүгә юнәлтелә. Үрмәкүч пәрәвезләре, еланнарның агулы тешләре, һөҗүм итүче суфи чикерткәләрнең, гади чикерткәләр, еланнар, кошлар һәм имезүчеләрнең корбанны төгәл эләктерүе шушы максатка хезмәт итә. Хайваннарның үз-үзләрен тотуында катлаулы күренешләр формалаша. Мәсәлән, бүре көтүенең боланнарга яисә башка тояклыларга һөҗүм иткәндә бик төгәл эш бүлешүе.

Ә корбаннар исә сайланыш процессында үзләрен яклау чараларын һәм ерткычлардан качу ысулларын камилләштерә. Мисал итеп, саклаучы төс, чәнечкеләр, панцирь һәм башка җайлашуларны китерергә була. Балык көтүенә ерткыч һөҗүм иткәндә, барлык затлар да төрле якка ташлана, ә бу исән калу мөмкинлеген арттыра. Сыерчыклар, киресенчә, лачынны күрү белән тыгыз бер өемгә җыелалар. Бу очракта ерткыч, зарар күрүдән куркып, һөҗүмнән баш тарта.

Эретояклы хайваннар, бүре һөҗүм иткәндә, мөгезләрен тышка каратып, түгәрәккә басалар — «түгәрәк оборона» тоталар. Бүреләр өчен берәр затны аерып алып тоту мөмкинлеге кими. Шуңа күрә алар көтүдән аерылып калган ялгыз, карт яисә авырудан зәгыйфләнгән экземплярларга һөҗүм итүне артыграк күрә.

«Ерткыч—корбан» мөнәсәбәтләре эволюциясендә ерткычларның да, корбаннарның да камилләшүе бара.

Туклыклы матдәләре аз һәм су белән юыла торган туфракларда үсүче үсемлекләрне азотка булган иҗтыяҗы бик кызык күренешкә — ерткычлыкка китергән. Чыклы үләннәр семьялыгына кергән үсемлекләрдә бөҗәк тоту җайланмалары бар. Россиядә очрый торган эре яфраклы чыклы үләннең яфраклары тамыр яны розеткасына җыелган. Нәр яфракның өске ягында һәм кырыйларында бизләргә бай төкләр күп. Яфрак уртасында төкләр кыскарак, ә кырыйларында озынрак. Төк очында үтә күренмәле куе ябышкак сузылучан лайла тамчысы бар. Вак чебеннәр яисә кырмыскалар яфракка утыралар да бу тамчыларга ябышып калалар. Ычкынырга тырышып талпыналар, ә селкенүне сизгән яфрак, корбанга каршы бөгәрләнеп, аны лайлага чорный. Төкләр бүлеп чыгарган лайлада ферментлар бар. Корбан шунда эшкәртелә башлый. Тропикларда үсүче чыклы үләннәр тагы да эрерәк (биеклекләре 60—100 см га җитә). Аларга бөҗәкләр генә түгел, вак умырткалылар да эләгә.

Ерткычлыкның аерым очрагы итеп каннибализм күренешен китерергә була. Бу — ерткычның үз төрендәге затларны, күбрәк очракта яшьләрне ашавы. Каннибализм үрмәкүчләр арасында (ана затлар ата затларны ашый), балыклар арасында да очрый (маймычларын ашау). Кайбер очракларда ана имезүчеләр дә үз балаларын ашыйлар.

Ерткычлар үсемлек ашаучы хайваннарның санын көйләүдә зур роль уйный: алар бу хайваннарның артык күп үрчүен булдырмый. Моннан тыш, ерткыч хайван­нар — «санитарлар»да булып торалар, беренче чиратта, алар хәлсез һәм авыру хайваннарны тоталар (аулыйлар). Шулай итеп, алар үзләренең «корбаннары» арасында, авырулар таралуга тоткарлык ясап, иң көчлеләре, сәла­мәтләре генә исән калуга булышлык итәләр.

Ерткычларның табигатьтәге урыны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Ерткычлар отряды башка хайваннардан нык үсеш алган казык тешләре һәм туклану өчен башка хайваннарны табышы итүче ерткычлык гадәтләре белән аерылып торган, төрле зурлыктагы җәнлекләрне берләштерә. Җылы илләрдә яшәп, эре табыш аулаучы эре ерткычлар — юлбарыс, арыслан, гиена, леопард. Ач ерткычлар терлекләргә ташланырга мөмкин, шулай ук алар кеше өчен дә куркынычлы. Шул сәбәпле ерткыч хайваннарны озак еллар буена эзәрлекләделәр һәм кайда күренсәләр, шунда аттылар. Ләкин шуны онытмаска кирәк: ерткычлар табигатьтә мөһим роль уйный. Теләсә нинди ерткыч үзенең корбаннары санын, беренче чиратта кимерүчеләрнең һәм күп санлы тояклыларның санын көйли. Алар, башлыча, хәлсезләнгән һәм авыру хайваннарны тотып, корбаны популяциясен сәламәтләндерүгә булышлык итәләр, авыруларның таралуын киметәләр. Ерткычлар үз-үзләрен тотышлары катлаулы булу белән аерылалар, бик яхшы чабалар, исне үткен сизәләр, яхшы ишетәләр.

  • Н.И. Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.
  • Рәхимов И.И., Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.
  • Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология. Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .