Кырык Өйле
| Кырык Өйле | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1900 |
| Дәүләт |
|
Кырык Өйле (Кыркиле,[1] рус. Кири-Кили, Кирикили, нуг. Кыркуьйли) — Әстерханның Ленин районына караган элеккеге карагаш татарлары авылы. Ул шәһәрнең көнчыгыш читендә, Кривая Болда елгасы яры буйлап сузылган. Карагашлар күпләп яши торган урын буларак билгеле.[1]
Авылның исеме нугайчадан "кырык уьй", ягъни "кырык өй" дигәнне аңлата: нугай культурасында 40 саны изге санала һәм кайвакыт күплекне белдерә. Башка версия буенча, авыл исеме нугайча "куркуй" — камыш себеркесе дигәнне аңлата.[2]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл картлары әйтүенчә, авылга XIX-XX гасыр башында Әстерхан губернасынвң Кызыл Яр өязе Ходҗитай, Сәетләр, Лапас һәм Ясын-Сокан авыллары кешеләре нигез салган. Революциягә кадәр ул Әстерхан өязенең Началов волостенә караган. 1922 елдан Яңа Авыл советы составында. 1940 елның маенда ул Әстерхан шәһәре чикләренә кертелә.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кырык Өйле авылы шәһәр үзәге белән 23 автобус һәм 37 номерлы такси маршруты белән бәйләнгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Э. Идрисов. Кем без — карагаш нугайлар? «Сөембикә», № 10, 2007.
- ↑ Р. Шугаипов Что означает Кирикили: сорок домов или пух камыша?(рус.) // Астраханское информбюро.
