М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары
М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары[1][2] — татар теленең кирилл графикасы нигезендә язу нигезен тәшкил иткән проект.[3]
Хәзерге кирилл графикасындагы татар теле язуы М. Х. Корбангалиев һәм Ш. А. Рамазанов тәртипкә салган орфоргафия кагыйдәләренә буйсынган.
Әлифбасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы 33 урыс теле кирилл әлифбасы хәрефе һәм 6 өстәмә хәрефтән тора. Барлыгы 39 хәреф. 1943 елда хәрефләрнең тәртибе өстәмә хәрефләре әлифбаның артында тора.
А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж |
З з | И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | О о |
П п | Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х | Ц ц |
Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ | Ы ы | Ь | Э э | Ю ю |
Я я | Ә ә | Ө ө | Ү ү | Җ җ | Ң | Һ һ |
1989 елда әлифба реформасы була. Ул:
- Қ, Ғ, W хәрефләре кертелә
- Хәрефләрнең тәртибе үзгәрә.
1995 елда Қ, Ғ, W хәрефләре кире кагыла һәм үзгәргән тәртибе сакланып кала.
А а | Ә ә | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё |
Ж ж | Җ җ | З з | И и | Й й | К к | Л л | М м |
Н н | Ң | О о | Ө ө | П п | Р р | С с | Т т |
У у | Ү ү | Ф ф | Х х | Һ һ | Ц ц | Ч ч | Ш ш |
Щ щ | Ъ | Ы ы | Ь | Э э | Ю ю | Я я |
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]И. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела.
1938 елның августында беренче кирилл графикасында галим М. Фәйзулинның беренче орфография кагыйдәләре дөнья күрә. Язу машиналарының урыс хәрефләреннән генә тору сәбәб. Тел галиме М. Файзуллин болай яза.
Рус алфавитындагы барлык хәрефләрне алганда да әле безнең телдәге кайбер специфик авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешмей кала.
Әлифбаны үзгәртү олуг бер авырлыкларга дучар булуыбыз турында яза галим М. Файзуллан.
Мондый авазлар өчен өстәмә хәрефләр алырга кирәк дигән тәкъдимләр дә булды. Яңалифтәге хәрефләрне алырга тәкъдим иттеләр һәм урыс алфавитындагы хәрефләрнең я өсләренә, я асларына өстәмә билгеләр куеп ясарга кирәк диючеләр дә булды. Лякин без хәрефләр өстәүгә бара алмыйбыз. Чөнки яңадан хәреф өстәү ул хәзерге русча хәрефләргә язу машиналары системасын боза, татарча язу өчен яңа система машина хәзерләргә куша; Икенчедән, типографиядә дә яңа хәрефләр коярга, набор кассеталарына ящиклар өстәргә мәҗбур итә; Өченчедән татарча язу белән русча язу арасында аерма калдырыла, бер үк сүзләрне ике төрле язып йөрергә юл калдыра. Бу хәл, билгеле, масса арасында тагын ризасызлык тудырачак, тагын үзгәртүләрне төзәтүләрне сорарга мәҗбүр итәчәк. Бу турында байтак аңлашулардан соң без татар телендәге специфик авзлар өчен кирәк булачак хәрефләрне комбинация юлы белән шул ук рус алфавитындагы хәрефләрдән оештырырга дигән карарга килдек.
1940 елда М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы кабул ителә һәм камилләштерү 1943 елда кадәр бара.[4]
Бу орфография проблемалары чишелеше 1943 елга кадәр дәвам итә. Әмма күбесе кире кагыла.[4]
Хәрефе | Ә | Ө | Ү | Җ | Ң | Һ |
---|---|---|---|---|---|---|
1941 елгы орфография буенча язылышы | Канәгать | Өстенә | Үрнәк | Җәмгыять | Юлчыларның | һәм |
Ш. Рамазанов һәм Корбангалиев [w] авазын киләсе юллар белән тәкъдим итте:
Хәзерге орфография | М. Корбангалиев | Ш. Рамазанов |
---|---|---|
Вакыт | Уакыт | Вакыт |
Тавы | Тауы | Тавы |
Тау | Тау | Тау |
Дәү, дәве | Дәү, Дәүе | Дәү, Дәве |
Гадәт | Гъәдәт | Гадәт |
Кар | Къар | Кар |
Газап | Гъазаб | Газап |
1989 елда тагын 3 хәреф өстәлә. Аннан кире кагыла тел кануны белән.
1995 елда хәрефләрнең тәрбибе үзгәрә Татарстан кануны белән.
Мирасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1943 сәнәдән соң Татарстан МССҖ хәкемәте тарафыннан чыгарылган китаплар вә мәтбугать чаралары М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасында вә имлясе кагыйдәләрендә чыга. 1943 елгы һәм андан да соң Совет чоры татар әдәбияты һәм хәзерге татар әдәбияты М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбаларына буйсынып нәшер ителә.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Татар энциклопедиясе. Кириллица.
- ↑ Тематическое и визуальное содержание татарского букваря 40–50-х годов XX века.
- ↑ Тематическое и визуальное содержание татарского букваря 40–50-х годов XX века.
- ↑ 4,0 4,1 М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.