Пикшень
Пикшень | |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Пикшень авыл җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Пикшень авыл җирлеге[d][1] |
Халык саны |
556 (1999)[2], 548 (2002)[3], 508 (2010)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 162 метр |
Почта индексы | 607951 |
Пикшень | ||
Авыл | ||
Ил | Россия | |
Өлкә | Түбән Новгород өлкәсе
| |
Нигезләнгән / Беренче телгә алу |
1859 ел
| |
Климат | уртача континенталь | |
Рәсми тел | рус теле | |
Халык саны | 508 кеше (2010) |
Пикшень (эрз. Пекшня, Пикшня веле) ― Түбән Новгород өлкәсе Зур Болдино районы әрҗән авылы. Пикшень авыл җирлегенең[d] административ үзәге. Халык саны 508 (2010).
Гомуми физик-географик характеристика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Географик урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Автомобиль юллары буенча өлкә үзәге Түбән Новгород шәһәренә кадәр ара 210 км[4], район үзәге Зур Болдино[d] авылына кадәр — 5 км[5]. Диңгез өсте тигезлегеннән абсолют биеклеге 162 метр[6].
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Пикшень, бөтен Түбән Новгород өлкәсе кебек үк, МСК (Мәскәү вакыты) сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC ка карата күчеше +3:00 тәшкил итә[7].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Нижгар губернасының «Торак урыннар исемлеге»ндә (рус. «Список населенных мест») 1859 ел мәгълүматлары буенча Лукоянов өязенең икенче станында Элә елгасы буенда, Лукояновтан 53 чакрым ераклыкта, төрле ведомстволардагы авыл буларак күрсәтелә. Авылда 122 йорт һәм 1111 кеше (516 ир-ат һәм 595 хатын-кыз) исәпләнә[8].
Пикшень ― Зур Болдино районында әрҗәннәр яшәүче 2 авылның берсе[9].
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халык саны | |
---|---|
2002[10] | 2010[10] |
548 | ↘508 |
- Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында әрҗәннәр 548 кешедән — 60 %, руслар – 38% тәшкил иткән[11].
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1830, 1833―1834 елларда бу якларда Александр Пушкинның йөргәнлеге билгеле. Ул күршесе алпавыт Аникеев белән дус булган. Пикшень мордвалары турында да язып калдырган[12].
Истәлекле урыннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мордва мәдәнияте һәм көнкүреше музее.
- 1891-1892 елгы ачлыкта Пикшень авылында ачларны коткару өчен җәмәгать ашханәләре оештырган Владимир Короленко (1853-1921) хөрмәтенә куелган истәлекле билге (таш).
- Никольский чиркәве. 1864―1869 елларда мәхәллә кешеләре һәм алпавыт Василий Аникиев тырышлыгы белән төзелгән. 1869 елның 11 гыйнварында изгеләндерелгән. Бина агачтан, таш фундаментта, колокольнясы бар.
Социаль объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәдәният йорты, китапханә.
- Тугызъеллык мәктәп, анда 34 бала рус телендә белем ала (2025)[9].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Павел Любаев[d] (1919—2013) ― эрзя шагыйре, тәрҗемәче, Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1949), Мордва АССР атказанган язучысы (1980), Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Приложение к постановлению Законодательного Собрания Нижегородской области от 17 июня 1999 года № 184
- ↑ 3,0 3,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Нижегородской области
- ↑ Пикшень — Нижний Новгород. 2020-06-04 тикшерелгән.
- ↑ Пикшень — Большое Болдино. 2020-06-04 тикшерелгән.
- ↑ Pikshen’. GeoNames.
- ↑ Статья 5. Часовые зоны. КонсультантПлюс
- ↑ Списки населенных мест Российской империи… [Вып. 25] : Нижегородская губерния : ... по сведениям 1859 года / Обраб. Е. Огородниковым. — СПб.: изд. Центр. стат. ком. Мин. внутр. дел, 1863. — С. 109.
- ↑ 9,0 9,1 Фәүзия Бәйрәмова-Аймал. Әрҗән авылында Туган тел көне. «Татарстан яшьләре», 7.05.2025, № 18 (12697) ― Б.8.
- ↑ 10,0 10,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Нижегородской области. әлеге чыганактан 2014-07-30 архивланды. 2014-07-30 тикшерелгән.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Ардов М. В. Болдинская осень. 2016 елның 22 март көнендә архивланган. Metro Москва, 5.06.2012(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Василий Любаев. Пикшень. Саров, 2009.
- Мәкаләләр
- Фәүзия Бәйрәмова-Аймал. Әрҗән авылында Туган тел көне. «Татарстан яшьләре», 7.05.2025, № 18 (12697) ― Б.8.