Портчара
Портчара | |
---|---|
Рәсми тел | чирмеш теле һәм рус теле |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Мазарбашы авыл җирлеге[d] һәм Өрҗем өязе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны |
44 (2010)[1], 33 (2014)[2] |
Почта индексы | 425573 |
Беренче язма телгә алу | 1836 |
Портчара (чир. Пӧртчара, рус. Портчара) ― Мари Ил Республикасының Бәрәңге районы Мазарбашы авыл җирлегенә керүче татар авылы.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында урнашкан, Район үзәге Бәрәңге бистәсеннән (турыга) 11 км төньяк-көнчыгышта урнашкан.[3]
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Климат уртача континенталь, уртача салкын кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән аерылып тора. Уртача еллык һава температурасы ― 2,2 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы ― +18,5 °C; иң салкын (гыйнвар) ― −14 °C. Тотрыклы салкыннар белән период озынлыгы уртача 127 көн. Атмосфера явым-төшеменең уртача еллык саны 496 мм, шуларның якынча 70 % апрельдән октябрьгә кадәр төшә.[4]
Вакыт зонасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Портчара, барлык Мари Ил торак пунктлары кебек үк, Мәскәү вакыты (MSK) булган вакыт зонасына карый. Кулланылыштагы вакытның UTCка карата күчеше +3:00 тәшкил итә.[5]
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мари теленнән тәрҗемә иткәндә «йорттан калган буш урын» дигәнне аңлата. Риваятьтә әйтелгәнчә, татарлар килгәнче монда марилар яшәгән, алар чукындырудан баш тартып, үз торакларын ташлап киткәннәр. Татарлар, урманны сөрү өчен чистартып, Койла елгасының биек ярында йортлар салганнар.[6]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XIX гасыр башыннан 10 кеше яшәгән ике йортлы ял итү урыны буларак телгә алына. 1836 елда биредә 22 гаилә, 163 кеше яшәгән.[7]
1876 елда басылып чыккан 1859—1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә торак пункт Нократ губернасының Уржум өязе Порчара казна авылы буларак телгә алына. Койла елгасы буенда, Иске Казан коммерция юлының уң ягында, өяз шәһәре Уржумнан 54 чакрым һәм казна авылы Төрек авылындагы станоклы фатирдан 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда, 17 йортта 257 кеше (117 ир-ат һәм 140 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, кәгазь фабрикасы булган.[7]
1926 елда 821 кеше, барысы да татарлар яши, 1952 елда 119 йорт һәм 500 кеше яши. 2003 елда авылда 47 йорт исәпләнә. Совет чорында «Чулпан» һәм «Ленин» колхозлары эшләгән.[8]
XVIII гасырда авыл Нократ губернасының Өрҗем өязе Бәрәңге, XIX гасырда ― XX гасыр башында Төрек волостьлары составына кергән. 1920 елда Мари автономияле өлкәсе составына керә, Сернур, аннары Мари-Төрек кантоннарына карый. 1931 елның апреленнән Бәрәңге районы карамагында.[7]
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1859[7] | 1884[7] | 1905[7] | 1959[7] | 1970[7] | 1979[7] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
257 | 436 | 623 | 438 | 373 | 235 | 75 | 44 |
Милли состав (2002): 75 кешенең 99 % ы — татарлар.[11]
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Нократ губернасы Уржум өязенең мөхтәсибәт мәктәпләре турында ведомость мәгълүматларына караганда, Нократ губернасы Уржум өязенең Ирмучаш һәм Төрек волостьларындагы татар торак пунктларында 19 гасыр ахыры — 20 гасыр башында 18 мәчет эшләгән. Аларның берсе Пурчар (Портчара) авылында булган.[6]
1932 елда Портчардагы мәчет янып бетә. Мәчет булмаса да, авылда рухи мәгърифәтчелек эше туктамый, аны күрше авылларның имамнары үткәрә. 1997 елда авылда яшәүче Илһам Ибраһимов мәчет төзелешенә нигез сала. Төрле сәбәпләр аркасында төзелеш озакка сузыла һәм 2011 елда гына тәмамлана.[6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
- ↑ Алашайское сельское поселение. Сведения о численности постоянного населения на 1 января 2014 года
- ↑ Kuyankovo. GeoNames.
- ↑ Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2022-11-01 тикшерелгән.
- ↑ Федеральный закон от 03.06.2011 N 107-ФЗ (ред. от 22.12.2020) «Об исчислении времени». Статья 5. Часовые зоны. КонсультантПлюс
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Религию наших предков передадим нашим детям.
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 7,8 Деревня ПОРТЧАРА (ПУТЧАРА, ЛАШМАНСКАЯ). «Родная Вятка».
- ↑ История сел и деревень Республики Марий Эл. Параньгинский район: Сборник документальных очерков. — Йошкар-Ола: Комитет Республики Марий Эл по делам архивов, Государственный архив Республики Марий Эл, администрация муниципального образования «Параньгинский район», 2004. — 320 с.
- ↑ Деревня Куянково (Портчара, Мерансола).
- ↑ Численность населения городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов. Параньгинский муниципальный район.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Куянково, деревня.(үле сылтама) ABOUTMARI.COM(рус.)
- Документы территориального планирования Алашайского сельского поселения. 2022 елның 31 октябрь көнендә архивланган. Администрация Параньгинского муниципального района Республики Марий Эл