Эчтәлеккә күчү

Словения

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Словения latin yazuında])

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Словения (словен. Slovenija [slɔˈʋèːnija]) яки Словения Республикасы (словен. Republika Slovenija [reˈpublika slɔˈʋèːnija]), Урта Диңгез төбәгенең төньягында һәм Үзәк Европаның көньягында урнашкан дәүләт. Словения көнбатышта Италия белән, төньякта Австрия белән, төньяк-көнчыгышта Венгрия белән һәм көнчыгышта һәм көньякта Хорватия белән чиктәш. Мәйданы 20 271 км² булып Словения уртача зурлыктагы Европа дәүләтләренә керә. Дәүләт чигенең озынлыгы 1382 км, шуларның 921 км коры җир чиге, 413 км елга чиге һәм 48 диңгез чиге. Әдрән диңгезенең Словения өлешенең озынлыгы 46,6 км. Төп шәһәр булып Любляна тора, ул дәүләт, мәдәни һәм сәяси үзәк булып тора, иң югары нокта булып Триглав тора (2864 км).
Словения мәдәниятенә Үзәк Европа һәм Аппенин мәдәни пространтвосы йогынты ясаган. 2011 ел халык санын алу буенча Словениядә якынча 6000 торак пунктында 2050189 кеше яшәгән. Словеннар халыкның 83%-ын тәшкил иткән, аннан соң венгрлар (0,32%), итальяннар (0,11%), чегәннәр (0,17%). Словениянең рәсми һәм дәүләт теле булып словен теле тора, итальян һәм венгр азчылыклары яшәгән урыннарда рәсми тел булып итальян теле һәм венгр теле тора.
Словения дәүләтчелеккә 1990 елның 23 декабрендә бәйсезлек турында плебисцитта ирешкән. Сәяси корылышы буенча Словения конституцион парламентар демократия. Словениянең президенты булып Борут Пахор тора. 1992 елның 22 маенда Берләшкән Милләтләр Оешмасына кергән. Словения Европа Шурасы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, НАТО һәм башка оешмалар әгъзасы булып тора. 2004 елның җәендә ул Европа Берлегенә кергән.

Словения уртача географик киңлекләрдә Альпларның Динар тауларына күчкән урында урнашкан. Словениядә кояшлы көннәр сәгатьләре елына уртача 2100 - 2400 була. Иң салкын айның уртача температурасы 0°С, иң җылы айның 20°С.

Словениядә ике һөнәри халык театры бар Любляна халык театры һәм Марибор халык театры.

Любляна халык театры
Любляна халык театры  
Марибор халык театры
Марибор халык театры 

Халыкның якынча 80%-ы - католицизм тарафдарлары. Католик Чиркәвенең метрополиясе Люблянада, шуннан ул архиепископ һәм митрополит тарафыннан идарә ителә. Башка дини конфессиялар: православ дине, иудаизм.

2018 елга Словениядә католиклык (ил халкының 73,4% ы), ислам (3,7%), православие (3,7%), протестантлык (0,3%) диннәре тарафдарлары яшәгән.

Zdravljica

Žive vsi narodi,

ki hrepéne dočakat’ dan:

da, koder sonce hodi,

prepir iz sveta bo pregnan,

da rojak prost bo vs’ak,

ne vrag, le sosed bo mejak,

da rojak prost bo vs’ak,

ne vrag, le sosed bo,

ne vrag, le sosed bo mejak.

Исәнлек тосты

(икенче куплет тәрҗемәсе)

Имин булсын дөнья көтеп

яши торган барча халык.

“Булсын!” диеп, тырыш хезмәт

куйган милләт кенә – алып!

Бетсен, диеп, җирдә сугыш,

һәрбарчага булсын ирек,

яшик күршеләрне

дошман түгел, дус-иш күреп,

күршеләрне якын күреп!

гимн турында

Словениянең дәүләт гимны тексты итеп доктор Франц Прешеренның (dr.France Prešeren, 1800-1849) “Zdravljica” (“Исәнлек тосты”) исемле һәм биш куплеттан торган шигыре сайлап алынган, көен композитор Станко Премрл (Stanko Premrl, 1880-1965) язган. Текстның икенче куплеты гимнның җыйнак варианты буларак расланган, ул рәсми чараларда уйнала. Словения гимнының тулы тексты Европаның дистәгә якын теленә тәрҗемә ителгән, шул исәптән ил халкының нибары 0,3 процентын гына тәшкил итүче маҗарлар теленә дә.

“Исәнлек тосты” фигуралы поэзия үрнәге булып тора, аның биш куплетын да бокал рәвешендә урнаштырырга мөмкин.

  İmin bulsın, dönya kötep    
  yäşi torğan barça xalıq.
“Bulsın!” diep, tırış xezmät  
 quyğan millät kenä – alıp!  
 Betsen, diep, cirdä suğış,  
      härbarçağa
      bulsın irek,  
        yäşik,
      kürşelärne,
      doşman tügel,
      dus-iş kürep,
   kürşelärne yaqın kürep! 
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  2. http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  4. 11 // Конституция Словении
  5. http://www.dvajset.si/prvih-20/pregled/prej-in-zdaj/drzavni-simboli/
  6. https://www.workwithdata.com/place/slovenia
  7. Конституция Словении
  8. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  9. https://www.wto.org/english/thewto_e/countries_e/slovenia_e.htm
  10. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  11. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/SLOVENIA
  12. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
  13. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  14. https://www.opcw.org/about-us/member-states/slovenia
  15. http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdfMovement Coordination Centre Europe.
  16. https://www.sacprogram.org/en/Pages/The%20Strategic%20Airlift%20Capability.aspxStrategic Airlift Capability.
  17. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  18. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  19. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  20. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=269
  21. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  22. https://www.touteleurope.eu/les-pays-membres-de-l-espace-schengen.html
  23. https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
  24. https://public.wmo.int/en/members/slovenia
  25. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  26. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  27. https://holocaustremembrance.com/countries/slovenia
  28. https://en.wikipedia.org/wiki/List_of_parties_to_the_Treaty_on_the_Non-Proliferation_of_Nuclear_Weapons
  29. Population, Slovenia, 1 January 2018Statistical Office of the Republic of Slovenia, 2018.
  30. https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  31. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  32. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  33. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  34. 34,00 34,01 34,02 34,03 34,04 34,05 34,06 34,07 34,08 34,09 34,10 34,11 34,12 34,13 34,14 https://www.bti-project.org
  35. 35,0 35,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/SVN
  36. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  37. http://chartsbin.com/view/edr
  38. 38,0 38,1 38,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  39. European Council Decision (EU) 2023/2061 of 22 September 2023 establishing the composition of the European ParliamentЕвропейский парламент.
  40. 40,0 40,1 40,2 40,3 Crippa, M Fossil CO2 emissions of all world countries - 2020 Report — 2020. — ISBN 978-92-76-21515-8doi:10.2760/143674
  41. https://www.stat.si/StatWeb/File/DocSysFile/10033/Spremembe_povrsine_Slovenije.pdf
  42. REPUBLIKA SLOVENIJA - Matično podjetje na Biziju

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.