Эчтәлеккә күчү

Умырткалылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Умырткалылар latin yazuında])
Умырткалылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Vertebrata Cuvier, 1812[1]
Таксономик ранг астип[d][1]
Югарырак таксон Хордалылар һәм Olfactores[d]
Таксонның халык атамасы 脊椎动物亚门 һәм virveldyr
Нәрсәнең чыганагы субпродукты[d]
Башлану вакыты 525000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә зоология позвоночных[d]
Коллаж
Омоничный таксон Vertebrata[d]
Способ размножения җенси үрчү
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
Моның каршысы умырткасызлар
 Умырткалылар Викиҗыентыкта

Умырткалылар, яки Башсөяклеләр (лат. Vertebrata, русча Позвоночные) — хордалы хайваннарның бер астибы. Бөҗәкләр белән беррәттән Җир шарында өстенлек итүче хайваннар төркеме. Аларның күптөрлелеге башка организмнар өчен мөһим экологик фактор хасил итә. Умырткалыларның табигатьтә әһәмияте шулкадәр зур ки, алардан кала барлык бүтән хайваннарны системалы булмаган умырткасызлар төркеменә берләштерәләр, гәрчә алар бер-берсенә бик аз дәрәҗәдә охшасалар да. Мисал өчен, энәтирелеләр икенчелавызлыларга караса, буынтыгаяклылар һәм моллюсклар - беренчелавызлылар.

Умырткалылар - хордалыларның югары астибы. Түбән хордалылар - башсөяксезләр һәм личинка-хордалылар белән чагыштырганда, алар төзелешнең югары дәрәҗәсе белән аерылып торалар. Бу морфологиядә дә, физиологиядә дә күренә. Түбән хордалылар береккән яки азхәрәкәтчән яшәү рәвеше алып барган чакта, умырткалыларның яшәү рәвеше күпкә катлаулырак. Алар арасында утырма төрләр юк, алар зур мәйданнар биләп хәрәкәт итәләр, ризыкны актив эзлиләр һәм тоталар, дошманнарның эзәрлекләвеннән качалар, башка җенес вәкилләрен эзлиләр. Актив яшәү рәвеше өчен югары төзелешле нерв системалары җавап бирә.

Үз эченә умырткалыгы һәм баш сөяге булган хайваннарны берләштерә. Югары төзелешле, функцияләре бүленгән органнар системасы булган хайваннар.

Түбәндәге өссыйныфларга һәм сыйныфларга бүленә:

Төзелеш үзенчәлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актив хәрәкәтләнү умырткалы хайваннарга тирәлек шартлары, яшәү циклының төрле этапларындагы ихтыяҗлары үзгәрүдән чыгып, яшәү урыннарын алыштыру мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, үсеш, җенси җитлегү, үрчү, кышлау һ.б. Әлеге гомумбиологик сыйфатлар турыдан-туры хайваннарның физиологиясе һәм төзелешенә тоташа.

Нерв системалары түбән хордалыларныкына караганда күпкә югарырак дифференциация алган. Барлык умырткалыларның баш сөяге белән капланган катлаулы баш мие бар. Ул нерв көпшәсенең алгы башында барлыкка килүсе өч куыксыман кабарудан үсеш ала. Баш миенең эшчәнлеге югары нерв эшчәнлеген тәэмин итә. Умырткалыларга сизү органнарының күптөрлелеге һәм катлаулылыгы хас. Алар тере организм һәм аның тирә-як белән элемтәсенең нигезен тәшкил итәләр.

Баш сөяге барлыкка килү дә баш мие һәм сиземләү әгъзаларының үсешенә бәйле. Күчәр скелеты ролен хорда урынына умырткалык үти. Ул таяну күчәре генә түгел, арка миен саклаучы футляр да. Дүрт аяклы умыркалыларның умыртка баганасы, түш сөяге һәм кабыргалар йөрәк һәм үпкәләрне саклаучы күкрәк читлеген барлыкка китерә. Аларның умыртка баганасы бүлекләр хасил итә, сигезкүз һәм оча сөякләре үсеш ала (кайбер хайваннарда, мәсәлән, китсыманнарда, оча сөяге редукцияләнгән).

Эчәк көпшәсенең алгы өлешендә скелетның хәрәкәтчән бүлекләре үсеш ала. Алардан азыкны эләктерү яки ваклау хезмәтен үтәүче авыз яки казналык аппараты үсеш ала.

Умырткалыларның тукымалары өч төргә бүленә, бу да эволюцион алга китешне тәэмин итә. Аскы тукыма - гипомер, урта - плакоидлар һәм өске - нерв сырты күзәнәкләре. Аскы гипомер авыз һәм йоткылык, йөрәк, эчәклек мускулатурасын барлыкка китерә. Плакоидлар парлы сизү органнарын һәм ян сызык төзелешендә катнаша. Нерв сырты күзәнәкләре меланоцитлар, висцераль дугалар, баш сөяге һәм скелетның башка өлешләре, баш мие һәм спиналь нерв төеннәренә башлангыч бирәләр.

Умырткалыларның гомуми матдәләр алмашы түбән хордалыларныкына караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә югарырак. Йөрәк кан әйләнешенең югары тизлеген, бөерләр алмашу продуктларын чыгаруны тәэмин итәләр.

Умырткалыларны морфофизиологик төзелешләренең уртаклыгы берләштерә. Аларның барлык органнар системаларында эволюцион үзгәрешләр вакытында барган эзлеклелек күренә.

Хайванның тиресе һәм мускуллары аның тән формасын билгели, эчке әгъзаларын "тотып тора". Тире катлаулары тәнне тышкы механик, физик һәм химик җәрәхәтләрдән, температура тәэсире, кибү, микроблар үтеп керүдән саклый. Тире терморегуляция, газлар алмашы, матдәләрне бүлеп чыгару хезмәтен үти. Эпидермис (тиренең өске катламы) ясап чыгарган структуралар хәрәкәт (тояклар), эләктерү (тырнаклар), һөҗүм итү һәм саклану (мөгезләр, энәләр һ.б.), очу (канатлар, катламнар), йөзү (элпәләр) ролен башкара. Тиредә сизү рецепторлары, төрле бизләр (лайла, май, ис, тир, сөт, һ.б.) урнаша. Умырткалыларның тиресен ике яки өч катламга бүлеп карыйлар. (Ланцетникның әле бер генә катлам). Тышкысы - эпидермис - эктоедрмадан килеп чыга, ул күпкатлы. Тышкы мөгезкатлам гел кубып төшеп торучы яссы үле күзәнәкләрдән, ә аскылары яшь, эре күзәнәкләрдән төзелгән. Тиренең аскы җепселле катлавы — кориум — мезодермадан үсеш ала. Ул калын, нык һәм тиренең төп өлешен алып тора. Аның аскы өлешендә май катламы (тире асты май клетчаткасы) үсеш ала. Шулай ук тирене өч катламга: эпидермис, дерма һәм гиподермага бүлеп карыйлар.

Тире астында урнашкан мускул катламы соматик мускулларның төп өлешен тәшкил итә. Ул хайваннарга хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә һәм аркылы-буй мускул тукымасыннан төзелә. Башсөяксезләр сыман түбән умырткалыларның мускулатуралары сегментларга бүленгән. Югары умырткалыларның хәрәкәтләре катлаулану һәм очлыклары үсеш алу сәбәпле, гәүдә мускуллары торс, баш, хәрәкәт әгъзалары төзеп, аерымлана. Соматик мускуллардан тыш, умырткалыларның эчәклеген, кан тамырлары, каналларны хасил итүче висцераль мускулатурасы да бар. Ул шома мускул тукымасыннан төзелгән. Эчәклек кыскаруы, азыкның хәрәкәте, тамырларны, күз карасын, һ.б. киңәйтү һәм тарайту функциясен үти. Эмбриональ үсеш чорында гәүдә мускулатурасы миотом, ягъни мезодерманың арка өлешеннән үсеш ала. Висцераль мускуллар мезодерманың аскы, корсак өлешеннән килеп чыга.

Эчке скелет - умырткалы хайванның таяну күчәре. Скелет тәннең хәрәкәтләрендә катнаша, эчке органнарны саклый, аңа мускулатура берегә. Скелет сөякләрендә кан барлыкка китерүче тукымалар, мәсәлән, кызыл җелек урнаша. Шулай ук сөякләр кальций, магний, фосфор кебек матдәләр депосы. Топографик яктан күчәр, висцераль, очлык пояслары һәм ирекле очлыклар скелетын аерып карыйлар. Күчәр скелеты башлангыч чорында калын тоташтыргыч тукыма белән әйләндереп алынган хордадан гыйбарәт. Бу тукыма хорданы гына түгел, нерв көпшәсен дә каплап ала. Хорда беренчел эчәкнең арткы өлешеннән үсеш ала, ягъни энтодермаль килеп чыгышка ия. Күчәр скелетын умыртка баганасына һәм баш сөягенә бүләләр. Астипның күпчелек вәкилләрендә хорда умырткалык белән алышына. Умыртка баганасы башта кимерчәк, аннары сөяк умырткалардан төзелә. Түбән төзелешле вәкилләрдә хорда гомер буе саклана, ә югары төзелешлеләрдә умырткаара дисклар рәвешендә генә сакланып кала. Алар умыртка баганасына ныклык һәм сыгылмалылык өсти. Кимерчәкләр һәм сөякләр мезодермадан үсеш алалар.

Һәрбер умырткадан аска һәм өскә парлы үсентеләр - өске һәм аскы дугалар чыга. Өскеләре, тоташып, арка мие урнаша торган канал барлыкка китерәләр. Аскыларына гәүдә өлешендә кабыргалар тоташа, ә койрык өлешендә алар шулай ук канал хасил итә, һәм аның эченнән койрык артерияләре һәм вена уза.

Очлыклар парлы һәм парсыз булалар. Парсыз очлыклар - арка, койрык, анус йөзгечләренең скелеты кимерчәк яки сөяк чуклардан тора. Алар күчәр скелетына тоташмыйлар. Парлы очлыкларның скелеты очлык пояслары (һәрвакыт хайванның тәне эчендә урнашалар) һәм ирекле очлык скелетына бүленә. Ирекле очлык ике төргә бүленә: балыкларда - йөзгеч, ә җир өстендә яшәүчеләрдә биш бармаклы очлык (акантостеганың - сигез, ихтиостеганың - җиде, кошларның гадәттә дүрт бармаклы, шулай ук тояклы имезүчеләрнең бармаклары редукцияләнә). Шул ук вакытта йөзгеч скелеты берничә рәт кимерчәк һәм сөяктән төзелә.