Эчтәлеккә күчү

Фольклор-сюита (Билалов)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фольклор-сюита (Билалов) latin yazuında])

Фольклор-сюита (1980) — татар композиторы Рафаэль Билаловның иң танылган әсәрләренең берсе. Әсәрдә татар милли музыка үзенчәлекләре заманча джаз алымнары белән үрелеп килә[1].

Тышкы аудиофайллар
Аудиофайллар
Ш.Монасыйпов (эскрипкә), Р.Билалов (фортепиано) -
2. Шук малай
Ш.Монасыйпов (эскрипкә), Р.Билалов (фортепиано) -
3. Бишек җыры
Ш.Монасыйпов (эскрипкә), Р.Билалов (фортепиано) -
4. Шаян
Видеофайллар
Г.Мөхәмәтдинова (домбра) һәм Юзефина Сокольская (фортепиано) -
1. Туган илкәем,
5. Легенда

Әсәр 5 кисәктән гыйбарәт[2], татар халык җырларына нигезләнә. Беренче кисәк - татар халык "Туган илкәем" җырының эшкәртелмәсе. Татар халык җыры буларак исәпләнгән "Бала уйнатканда" Җәүдәт Фәйзи тарафыннан Г.Байкинадан язып алынган булган[1]. Җәүдәт Фәйзи "Халык җәүһәрләре" татар халык җырлары җыентыгында җырның Г.Байкина тарафыннан Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат ителүе тасвирлана. Әлеге җыр буги-вуги алымнары белән үрелеп Фольклор-сюитаның икенче кисәген тәшкил итә[1]. Бишенче кисәк татар халык "Бер алманы бишкә бүләек" җырына нигезләнә.

1.Туган илкәем (рус. Родная сторонка)

2. Шук малай (рус. Озорной малыш)

3. Бишек җыры (рус. Колыбельная)

4. Шаян (рус. Шуточная)

5. Легенда (рус. Легенда)

Фольклор сюита 1980 елда языла[3]. 1981 елда Шамил Монасыйпов (эскрипкә) һәм автор үзе (фортепиано) тарафыннан беренче тапкыр башкарыла һәм бу аудиоязма Татар музыкасы фонохрестоматиясенең унынчы дискына кертелә[4]. Бүгенге көндә әсәр балалар музыка мәктәпләрендә һәм мәшһүр артистлар тарафыннан даими башкарыла.

Белялов, Р. - Фольклор-сюита (Звукозапись) : для скрипки и фп. (ru). 2020-07-19 тикшерелгән.

Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.

Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.

Юнусова Г.Ф. [2]. — Казань: Ихлас, 2013.

  1. 1,0 1,1 1,2 Юнусова Г.Ф. [1]. — Казань: Ихлас, 2013.
  2. Белялов, Р. - Фольклор-сюита (Звукозапись) : для скрипки и фп. (ru). 2020-07-19 тикшерелгән.
  3. Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 350. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
  4. Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.