Эчтәлеккә күчү

Франция географиясе

46° с. ш. 2° в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франция географиясе latin yazuında])
Франция географиясе
Сурәт
Дәүләт  Франция
Карта
 Франция географиясе Викиҗыентыкта

Төп мәкалә: Франция

Франция мәйданы — 547 030 км² (диңгез арты җирләре белән бергә — 674 843 км²). Ил көньяктан төньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка 1000 км-га сузыла. Зурлыгы буенча Франция Аурупада тулысынча урнашкан илләр арасында икенче урынны алып тора (Украинадан соң).

Франция җирләре аша Пиреней, Альп, Юра сузыла.

Франциянең күпчелек өлеше Көнбатыш Аурупада урнаша. Төньяк-көнчыгышта ул Бельгия, Люксембург һәм Алмания белән, көнчыгышта Алмания һәм Швейцария белән, көньяк-көнчыгышта Монако һәм Италия белән, көньяк-көнбатышта исә Испания һәм Андорра белән чиктәш.

Көнбатышта һәм төньякта Франция Атлантик океан (Бискай култыгы һәм Ла-Манш бугазы), көньякта Урта диңгез тарафыннан юыла.

Чикләр нокталары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Иң төньяк нокта — Bray-Dunes, Nord 51°05′ с. ш. 2°32′ в. д.HGЯO
  • Иң көньяк нокта — Îles Lavezzi, Corsica 41°20′ с. ш. 9°15′ в. д.HGЯO
  • Иң көнбатыш нокта — Île d'Ouessant, Brittany 48°27′ с. ш. 5°08′ з. д.HGЯO
  • Иң көнчыгыш нокта — Cervione, Haute-Corse 42°17′ с. ш. 9°33′ в. д.HGЯO