Чиләбе операциясе
| Чиләбе операциясе | |||
| Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы | |||
| | |||
| Дата | |||
|---|---|---|---|
| Урын |
Урал | ||
| Нәтиҗә |
Кызыллар Чиләбене һәм башка Көньяк Уралдагы шәһәрләрне алалар. | ||
| Көндәшләр | |||
|
| |||
| Сәргаскәрләр | |||
|
| |||
| Яклар көчләре | |||
| |||
| Югалтулар | |||
| |||
Чиләбе операциясе — ватандашлар сугышы барышында 1919 елның июль—августта узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Көнбатыш армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.
Операция барышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кызыл Армиянең һөҗүме Златоуст һәм Екатеринбург операцияләрнең уңышлы тәмамланудан соң 17 июньдә башлана. Акгвардиячеләр кызылларны Чибәркүл — Иртәш сызыгында туктатырга тырышканнар, ләкин кызыллар шул оборона сызыгын өзәләр һәм Чиләбегә таба һөҗүм итәүен башлаганнар.
Аклар кызылларны Чиләбегә кертү, ә аннан соң шәһәрдә чолгап алу һәм тар-мар итү максаты белән үз гаскәрләрен яңадан төркемнәргә аералар һәм гаскәрне Чиләбе артына күчерәләр. 24 июльдә кызыллар Чиләбегә керәләр, ә 25 июньдә аклар каршы һөҗүмгә күчәтеләр. Аклар ике төркем белән һөҗүм иткәннәр: төньяк төркеме (командир — Сергей Войцеховский) һәм көньяк төркеме (командир — Владимир Каппель). Войцеховский төркеме Чиләбе — Екатеринбург тимер юлын кисә һәм 5-нче армиянең тылга чыга. Каппель төркеменең һөҗүме уңышсыз булган аркасында кызыллраны чолгап алуы уңышсызлыкка очрый. 29 июльдә — 1 августта узган кара-каршы алып барыла торган сугышларда 5-нче армиянең удар төркеме Войцеховский өзүен юк итә. 1 августта кызыллар гаскәрен яңадан төркемнәргә аералар һәм яңадан һөҗүмгә күчәләр. 4 августта кызыллар партизаннар белән бергәләп Троицкны алганнар һәм Троицк — Эткүл — Мияс — Бродокалмак сызыгына чыгалар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Совет хәрби энциклопедиясе, сигезенче том, 449-нче бит.