Эчтәлеккә күчү

Швеция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Швеция latin yazuında])

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Шве́ция (швед. Sverige  [ˈsvæ̌rjɛ]), рәсми атамасы — Швеция Корольлеге (швед. Konungariket Sverige  [ˈkôːnɵŋaˌriːkɛt ˈsvæ̌rjɛ]) — Европаның төньягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

Европа берлегенә керә.

Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[52]

Төньяк Европаның Атлантика буе өлешендә, уртача поясының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.

Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.

Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.

Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.

Төп мәкалә: Швеция тарихы

Скандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Европадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.

Швед империясе, 1560-1815

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
ISO-код Илтамга Лән (Län) Үзәк Мәйдан (км2) Халык саны (2013)
AB Стокһолм ләне Стокһолм 6,519.3 2,163,042
AC Вәстерботтен ләне Умео 55,186.2 261,112
BD Норботтен ләне Лулео 98,244.8 249,436
C Уппсала ләне Уппсала 8,207.2 345,481
D Сөдерманланд ләне Нүчөпиң 6,102.3 277,569
E Өстергөтланд ләне Линчөпиң 10,602.0 437,848
F Йөнчөпиң ләне Йөнчөпиң 10,495.1 341,235
G Кроноберг ләне Вәкшө 8,466.0 187,156
H Калмар ләне Калмар 11,217.8 233,874
I Готланд ләне Висбү 3,151.4 57,161
K Блекинге ләне Карлскрона 2,946.4 152,757
M Сконе ләне Малмө 11,034.5 1,274,069
N Һалланд ләне Һалмастд 5,460.7 306,840
O Вәстра-Гөталанд ләне Гөтеборг 23,948.8 1,615,084
S Вәрмланд ләне Карлстад 17,591.0 273,815
T Өребро ләне Өребро 8,545.6 285,395
U Вәстманланд ләне Вәстерос 5,145.8 259,054
W Даларна ләне Фалун 28,188.8 277,349
X Гәвлеборг ләне Гәвле 18,198.9 277,970
Y Вәстернорланда ләне Һәрнөсанд 21,683.8 242,156
Z Ямтланд ләне Өстерсунд 49,341.2 126,461

Дәүләт корылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Дәүләт гимны (рәсми өлеше)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Швед телендәге текст Татар теленә тәрҗемә

Du Gamla Du Fria
Du gamla, du fria, du fjällhöga nord
Du tysta, du glädjerika sköna!
Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord,
Din sol, din himmel, dina ängder gröna,
Din sol, din himmel, dina ängder gröna.

Du tronar på minnen från fornstora dar,
då ärat ditt namn flög över jorden.
Jag vet att du är och du blir vad du var.
Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden,
Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.

Борынгы азат илем
Котып түрендә – борынгы үрләрең,
Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле!
Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.

Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,
Даның танытып, Җир гизеп үткәнең.
Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!
Котып түрендә – яшәвем, үлемем,
Котып түрендә – яшәвем, үлемем.

Гимнның тарихы

“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.

Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.

Швеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе[53] .

  1. 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. https://www.dwds.de/wb/Schwedin
  4. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  5. https://www.workwithdata.com/place/sweden
  6. 1 // Limits of Oceans and Seas, Limits of the Oceans and Seas // Nature / M. Skipper — 3 — IHO, 1953. — ISSN 1476-4687; 0028-0836doi:10.1038/41586.1476-4687
  7. Enell L. Kraftig avsmältning på Kebnekaises sydtopp - Stockholms universitet
  8. 8,0 8,1 Swedish Courts
  9. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  10. https://europa.eu/european-union/about-eu/countries_enЕвропа Берлеге.
  11. http://www.norden.org/en/nordic-council/bag-om-nordisk-raad/the-nordic-council/the-nordic-councilТөньяк совет.
  12. https://en.wikipedia.org/wiki/African_Development_Bank
  13. http://mtcr.info/partners/
  14. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  15. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/SWEDEN
  16. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
  17. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  18. https://www.opcw.org/about-us/member-states/sweden
  19. http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdfMovement Coordination Centre Europe.
  20. https://www.sacprogram.org/en/Pages/The%20Strategic%20Airlift%20Capability.aspxStrategic Airlift Capability.
  21. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  22. https://www.iea.org/countries/membercountries/Халыкара энергетика агентлыгы.
  23. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  24. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  25. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=287
  26. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  27. https://www.touteleurope.eu/les-pays-membres-de-l-espace-schengen.html
  28. https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
  29. https://public.wmo.int/en/members/sweden
  30. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  31. Regeringskansliet R. o. Sweden is a NATO member — 2024.
  32. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  33. https://holocaustremembrance.com/countries/sweden
  34. Council - Composition as from January 2025 | CERN Council
  35. https://en.wikipedia.org/wiki/List_of_parties_to_the_Treaty_on_the_Non-Proliferation_of_Nuclear_Weapons
  36. Skollag (2010:800) // Svensk författningssamling 2010 — 2010.
  37. 37,0 37,1 37,2 37,3 37,4 37,5 37,6 37,7 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  38. 38,0 38,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  39. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  40. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  41. https://www.statista.com/statistics/529034/sweden-suicide-rate/
  42. Statistikdatabasen: Befolkningen 15–74 år (AKU) efter kön, ålder och arbetskraftstillhörighet. År 1970–2020Шевитсә үзәк статистика бирасы.
  43. 43,0 43,1 Brytpunkt för löntagareШведское государственное налоговое управление.
  44. 44,0 44,1 https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/sw.html
  45. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  46. http://chartsbin.com/view/edr
  47. 47,0 47,1 47,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  48. https://www.cvce.eu/en/obj/changes_in_the_distribution_of_seats_in_the_european_parliament-en-e6d28948-3fa8-4fe7-a552-1b062bc6fb47.htmlCVCE.eu.
  49. 49,0 49,1 49,2 Crippa, M Fossil CO2 emissions of all world countries - 2020 Report — 2020. — ISBN 978-92-76-21515-8doi:10.2760/143674
  50. https://www.statistikdatabasen.scb.se/pxweb/sv/ssd/START__MI__MI0802/Areal2012N/
  51. 51,0 51,1 https://www.forschungsinformationssystem.de/servlet/is/325069/
  52. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.
  53. Atheism: Contemporary Rates and Patterns 2015 елның 5 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.