Шор теле
Шор теле (рус. шо́рский язы́к, шор. шор тили, тадар тили) — шор халкы теле, Россиянең Кемерово өлкәсендә киң таралган — күбесенчә, Алтай тауларының төньяк итәгендә, Кузнецк Алатавында, Томь елгасы һәм аның кушылдыклары буенда, Хакасия һәм Алтай Республикасы чигендә. Шор телендә сөйләшеүчеләр саны — 6 меңнән артык кеше (2002, халык исәбе). Төрки телләрнең төньяк-көнчыгыш төркөме хакас төркемчәсенә карый.
Диалектлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ике диалектлы: мрас, йәки «з» белән сөйләшелгәне әдәби тел нигезендә ята ( 20-30-ынчы елларда функцияләгән), икенчесе - кондом, «й-диалект»; анысы үз чиратында берничә сөйләшкә бүленгән. Мрас диалекты - хакас, ә кондом — төньяк алтай сөйләшенә карый.
Шор язмасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шор имләсе 1927 елдан урыс алфавитына нигезләнгән булган, соңрак, 1929—1938 елларда — латин графикасы нигезендә эшләнгән булган. 1938 елда кириллица нигезендә яңа алфавит төзелә. 1885 елда миссионерлар чыгарган әлифба билгеле. Хәзерге шор алфавиты:
А а | Б б | В в | Г г | Ғ ғ | Д д | Е е |
Ё ё | Ж ж | З з | И и | Й й | К к | Қ қ |
Л л | М м | Н н | Ң ң | О о | Ӧ ӧ | П п |
Р р | С с | Т т | У у | Ӱ ӱ | Ф ф | Х х |
Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь |
Э э | Ю ю | Я я |
Лингвистик мәгълүматлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Фонетика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шор фонетикасында 16 сузык һәм 25 тартык фонема. Сузыклар озын һәм кыска әйтелешле: кыска (а, э/е, ы, и, ӧ, ӱ, о, у) һәм озын (аа, ээ/ее, ыы, ии, ӧӧ, ӱӱ, оо, уу). Басым көч салып әйтелә. Сузыклар гармониясе күзәтелә.
Сузыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Алгы рәт | Арткы | ||
---|---|---|---|
Ябык | и [i] ии [iː]
ӱ [y] ӱӱ [yː] |
ы [ɯ] ыы [ɯː] | у [u] уу [uː] |
Урта | e [e] ee [eː]
ö [ø] öö [øː] |
o [o] oo [oː] | |
Ачык | a [a] aa [aː] |
Тартыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Билабиаль | Денталь | Латераль | Палаталь | Веляр | ||
---|---|---|---|---|---|---|
Плозивлар | Тавышсыз | п [p] | т [t] | к [c] | қ [k] | |
Тавышлы | б [b] | д [d] | г [ɟ] | ғ [ɡ] | ||
Фрикатив | Тавышсыз | c [s] | ш [ʃ] | x [x] | ||
Тавышлы | з [z] | ж [ʒ] | ||||
Аффрикат | Тавышсыз | ч [tʃ] | ||||
Тавышлы | ҷ [dʒ] | |||||
Назаль | м [m] | н [n] | ң [ŋ] | |||
Ликвидлы | p [r] | л [l] | ||||
Аппроксимант | й [j] |
Иҗек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иҗекләрнең ачыгы да (V, CV), ябыгы да (VC, CVC, VCC, CVCC) очрый. Урыс теленнән үзләштерелгәннәрендә бөтен төре дә булуы мөмкин.
Морфологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Түбәндәге грамматик сүз төркемнәре бар: исемнәр (исем сүзләрне (существительное), сыйфат сүзләр, рәвешләр, саннар, алмашлыклар, ымлыкларны кертә, фигыльләр (алардан чыгарылган гамәл исемнәре — сыйфат фигыльләр һәм хәл фигыльләр белән), хезмәт сөйләм берәмлекләре (кисәкчәләр, модаль сүзләр, бәйлекләр һәм теркәгечләр). Аерым сөйләм берәмлекләре арасына чикләр шартлы. Башка төрки телләрдәге кебек, юк род (җенес) категориясе, сыйныф, җанлы-җансызга бүлү юк. Сан категориясе бар. Күплек аффикслары (-лар/-лер, -нар/-нер, -тар/-тер) исемнәргә, фигыльләргә, 3-че зат төрләнә торган исемнәргә кушыла. Җиде килеш бар [2]
Телне өйрәнү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шор телен өйрәнгән чит ил кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әдәби тел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шор телендә Чиспияков Фёдор Степанович иҗат иткән (1906—1978)
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Донидзе Г. И. Шорский язык / Языки мира. Тюркские языки. — М., 1997., стр. 498-499.
- ↑ Тадар Тили - Уроки от Л.И.Чульжановой 2020 елның 21 июнь көнендә архивланган.. Шул исәптән, төшем килеше, юнәлеш-бирү килеше, корал-күмәклек килеше һ.б.
- ↑ Кафедра русского языка, литературы и методики обучения НФИ КемГУ 2020 елның 20 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Информация о гранте РФФИ язык и регионы, опыт комплексного филологического исследования 2019 елның 7 март көнендә архивланган.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Амзоров М. П. Грамматика шорского языка. Новокузнецк, 1992.
- Дыренкова Н. П. Грамматика шорского языка. М.:Л., 1941.
- Курпешко-Таннаташева Н. Н., Апонькин Ф. Я. Шорско-русский и русско-шорский словарь. Кемерово 1993.