10-нчы армия (ССРБ)
| 10-нчы армия рус. 10-я армия (10 А) | |
|---|---|
![]() КК эмблемасы | |
| Оештырылу елы | 1939-1944 |
| Ил | ССРБ |
| Хәрби көчләр | |
| Округлар эчендә | Белорусия аерым хәрби округы (БАХО) Көнбатыш аерым хәрби округы |
| Фронтлар эчендә | Белорусия фронты Көнбатыш фронт Белорусия фронты |
| Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
| Катнашу | ЭККАның Польшага походы (1939)
|
| Танылган командирлар | Константин Голубев Филипп Голиков Василий Попов |
| ССРБ бөтен гаскәр армиясе | ||
|---|---|---|
| 9 А | 10-нчы армия |
11 А |
10-нчы армия (рус. 10-я армия (10 А)) – Бөек Ватан сугышында, һәм сугыштан алда элегрәк, ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә (бөтен гаскәрле армия).
Беренче оештыру
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Беренче тапкыр 1939 елда Беларусия аерым хәрби округында оештырылган, ә 1939 елның сентябрендә ЭККАның Польшага походына катнашты.
1941 елның июнендә армия эчендә:
- 1-нче укчы корпус (2-нче, 8-нче укчы дивизияләре)
- 5-нче укчы корпус (13-нче, 86-нчы укчы дивизияләре)
- 6-нчы механик корпус
- 13-нче механик корпус
- 6-нчы атлы корпус
- 155-нче укчы дивизия
- 66-нчы УР
- башка оешмалар
Командирлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Армияның сәргаскәрә — генерал-майор Константин Голубев
- Штабның башлыгы — генерал-майор Пётр Ляпин
- Инкыйлаби хәрби Советның әгъзасы — бригада комиссары Дубровский Д.Г.
Ул Көнбатыш фронт эчендә сугыша, Гродно районындагы фронтның контр-һөҗүмендә һәм Беларусия саклану сугышында Белосток кырында катнашкан.
1941 елның 27 июнендә алманнар Белосток шәһәрән басып алалар, шуның белән бергә шәһәр тирәсендә Белосток-Минск сугышы барышында 10-нчы совет армиясе чолганышка эләккән.
Июньдә дошманның танклар төркемнәре 3-нче, 4-нче и 10-нчы армияләрне Минск шәһәре тирәсендә чолганышка эләктәргәннәр.
1941 елның июлендә, чолганыштан чыккач, армиянең идарә итүчеләрен тараттылар, гаскәрләрен 4-нче армиягә куштылар.
Икенче оештыру
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Икенче тапкыр 1941 елның 1 октябрендә оештырылган.
Командирлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Армияның сәргаскәрә — генерал-лейтенант Михаил Ефремов (сентябрь-октябрь 1941 ел)
- Штабның башлыгы — генерал-майор Иванов И.И. (сентябрь-октябрь 1941 ел)
- Инкыйлаби хәрби Советның әгъзасы — корпус комиссары Тимофей Николаев (октябрь 1941 ел)
