Эчтәлеккә күчү

Камышлы сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камышлы сөйләше latin yazuında])
Камышлы сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Самар һәм Ырынбур өлкәләренең төньягы

 Классификация
Төркем:

Камышлы сөйләше — татар теленең урта диалектының сөйләше. Элеккеге Бөгелмә һәм Богырыслан өязләренә керүче типтәр авылларында таралган.[1] Сөйләш минзәлә сөйләшенең миңнебай урынчылыгына якын тора.

Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгыш һәм аның белән чиктәш булган Ырынбур өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә таралган. Бу сөйләшкә Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авылы, аннан аерылган Дәүләткол, Йолдыз, Бузбаш поселоклары, Татар Байтуганы, Урыс Байтуганы, Иске Балыклы, Яңа Балыклы, Иске Ярмәк, Яңа Ярмәк, Чулпан, Яңа Усман, Иске Усман, Похвистнево районы Гали, Яңа Мансур, Мәчәләй, Кызыл Күпер, Үрнәк, Яңа Мәчәләй, Сукай, Нугай, Сергиевск районы Галим, Шонталы районы Денискино, Карабикол, Татар Әбдекие, Ырынбур өлкәсе Богырыслан районы Алга, Йолдыз, Чишмәбаш, Северный районы Бакай, Зирекле, Тургай, Яктыкүл, Сәүреш авыллары керә. Боларда яшәүче татарлар үзләрен типтәрләр дип атап йөртәләр.

Сөйләшкә делабиализация күренеше, ягъни иренләшкән о, ө урынына иренләшмәгән ы, э (е) авазларын куллану хас. Кайбер сүзләрдә а урынына ы әйтелә: яңы (яңа), сындык (сандык). Кайбер сүзләрдә ә урынына и әйтелә: инә (әни), пирәмәч (пәрәмәч), пилмин (пилмән), әлбиттә (әлбәттә). Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә һ һәм г тартыклары төшеп кала: әвәс (һәвәс), азап (газап). Кайбер сүзләрдә әдәби телдәге җ урынына й кулланыла: ян (җан), яһәт (җәһәт), йемеш (җимеш), ер (җыр). Калган очракларда «җ» саклана: җавап, җир, җил, җыю, Җамал, Җиһан. Әдәби телдәге с урынына ч авазы әйтелә: печнэк (песнәк), бачкыч (баскыч), чыерчык (сыерчык), чәелке (сеялка)" чимия (семья), чиминә (семена), качтум (костюм). Бу үзенчәлек Бәрәңге сөйләшендә дә күзәтелә.

Хәл фигыль ясагыч кушымчалар -ганчы, -гәнче һәм -гынчы, -генче параллель кулланыла: барганчы һәм баргынчы, килгәнче һәм килгенче. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль аффикслары -ар, -әр һәм -ыр, -ер параллель йөртелә: яңгыр явар һәм яңгыр явыр. -кыз, -кез; -кыр, -кер; -дыр, -дер; -ылт, -елт йөкләтү юнәлеше кушымчаларын параллель йөртү хас: яткыз һәм яткыр, менгез һәм мендер. Инфинитив формалары -ырга, -ергә; -арга, -әргә; -ыга, -егә бергә кулланыла: утынны үәргэ (үергә) — утын өяргә. Әдәби телдәге -уыбызга, -үебезгә гибрид формант урынына -ганыбызга, -гәнебезгә кулланыла: Килгәнебезгә ун ел булды инде (Килүебезгә ун ел булды инде) һ.б. Әдәбн телдәге -рга, -ргә һәм «теләү» конструкциясе урынына теләкне, максатны белдерү өчен -ма, -мә һәм «келәү» конструкциясе йөри: пешермә келәү (пешерергә теләү), өрекмә келәү (өйрәнергә теләү), үсмә келәү (үсәргә теләү). Үткән заман хәл фигыль кушымчасы -гач, -гәч тән соң өстәмә рәвештә -тын, -тен ялгана: мин кайткачтын (мин кайткач). Хәл фигыльнең юклык формасы -мый, -ми урынына -мыйча, -мичә; -мыйчы, -миче; -мыйчан, -мичән күзәтелә: Итек кимичән урамга чыгып йөрерлек түгел. Хәзерге заман хикәя фигыль 3-че затта -дыр, -дер кушымчасы ярдәмендә ясала: радио сулидер (радио сөйли), былыт киләдер (болыт килә). Билгесез үткән заман хикәя фигыльдә берлек санда 2 нче зат кушымчалары кыскартылып ялгана: барганың (баргансың), биргәнең (биргәнсең). Күплек санда -сыз, -сез урынына -ыгыз, -егез кулланыла: барганыгыз (баргансыз), биргәнегез (биргәнсез). Билгеле күптән үткән заман хнкәя фигыль конструкциясе -ган, -гән һәм «идем» урынына -дым, -дем һәм «иде» күзәтелә: бардым иде (барган идем), бардың иде (барган идең). Кайчакта билгеле үткән заман хикәя фигыль аффиксы -ды, -де урынына -ган, -гән йөртелә: Мин төнә генә базар барган (Мин кичә генә базарга бардым). Ул институтта укымаган (Ул институтта укымады).

Лексикада үзенчәлекләр: айлапкыч (алъяпкыч), асылым (иркәләп, кадерләп эндәшү сүзе), ачы (баткаклык, сазлык), быраматчы (биләмче), бөкре (пирог), бөктәр (төенчек), бөкшәннәп (салкыннан бөрешеп), иләпән (аркылыга җәелгән, симез), иске (бала чүпрәге), ян кебек (сөйкемле, ягымлы), ян өшеү (җан бизү, тую, ялыгу), ярату (туры китерү), йомыры (чынаяк чокыры), кавыз (тегермәнгә су җибәрү өчен ачыла һәм ябыла торган итеп ясалган улак), кушганнану (бала итәк тоту), кылыну (кылану), кырмалау (тигәнәк), күзләү (бәрәңге күзләрен алу), әспәтләү (ыспайлау), туры (дөрес), тутлау (уңу, кояш ашау).

  1. Гусева Ю. Н. Ислам в Самарской области. — М.: Логос, 2007. — 112 с. — (Ислам в России / Под ред. проф. А. В. Малашенко).
  • Әхәтов Г. X. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984. 216 6. Б.85-88.
  • Садыйкова 3.Р. Камышлы сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. — Беренче китап. — Казан: Мәгариф, 2008. — 290—302 б.
  • Якупова Г. К. Камышлы сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре // МТД. — Вып. 3.— Казань, 1974.— С. 121—129.