Эчтәлеккә күчү

Пермь сөйләшенең мулла урынчылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пермь сөйләшенең мулла урынчылыгы latin yazuında])
Пермь сөйләшенең мулла урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Пермь крае

 Классификация
Төркем:

Мулла урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган пермь сөйләшенең бер урынчылыгы.[1]

Мулла урынчылыгы Пермь краеның Пермь районында яшәүче татарлар арасында таралган, бу татарларны мулла татарлары дип тә йөртәләр. Мулла татарларының борынгы бабалары – Идел буе болгарлары, алар Пермь җиренә X–XI гасырларда килеп урнашалар һәм үзләренең мәдәниятләрен гайнә татарларына һәм Кама буеның башка төп халыкларына тараталар.[2]

Урынчылыкта -ау/-әү>-оу/-өү//-у/-ү авазлары күчеше күренә: бозоу/бозоу/бозу (бозау); теркөү/ теркө/ теркү (теркәү — бирнә). Бу күренеш урта диалектның норлат (кайбыч), нократ сөйләшләрендә дә, уйгыр, хакас, чуаш телләрендә күренә.[1]

–ныкы/-неке кушымчасы иялек кушымчалары белән бергә килә: абзыйныкысы — абзыйныкы ; бакчаныкысы — бакчаныкы. Бу күренеш урта диалектның норлат (кайбыч), нократ, көнбатыш диалектның мәлки сөйләшләрендә дә күренә.[1]

-да,-дә кисәкчәләре икеләнә: бер дә-дә ашамый — бер дә ашамый һ.б.[1]

  • Рамазанова Д. Б. К истории формирования говора пермских татар. Казань: ИЯЛИ, 1996. 239 с.
  • Рамазанова Д. Б. Татары восточного Закамья: их распространение, особенности говора. Казань: Магариф, 2001. 298 с.