Папеэте
Папеэте | |
---|---|
таит. Pape’ete | |
Байрак | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1818 |
Рәсми исем | Papeete һәм Pape’ete |
Архивлары саклана | archives municipales de Papeete[d] |
Рәсми тел | француз теле |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Француз Полинезиясе, Француз Полинезиясенең саклану һәм куркынычсызлык зонасы[d] һәм Таити[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Җилгә каршы утраулар[d] |
Сәгать поясы | UTC−10:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Port de Papeete[d] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Таити[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Mayor of Papeete[d] |
Башкарма хакимият башлыгы | Мишель Буйяр[d] |
Халык саны | 26 654 (2022)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 9 метр |
Кардәш шәһәр | Ницца[2], Нумеа[2] һәм Чаннин[d][2] |
Нәрсә белән чиктәш | Пираэ[d] һәм Фаа[d] |
Мәйдан | 17,4 км²[3] |
Почта индексы | 98714[4][2] һәм 98713[2] |
Рәсми веб-сайт | ville-papeete.pf(фр.) |
![]() | |
![]() | |
![]() |
Папеэ́те[5] (фр. Papeete, таит. Pape’ete) ― Тын океанның көньяк өлеше үзәгендә, Җәмгыять утраулары архипелагына караган Таити[d] утравында урнашкан Француз Полинезиясенең (Франциянең диңгез арты биләмәсе[d] һәм состав өлеше) башкаласы.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шәһәрнең исеме таити теленнән «кәрзиннән су» дип тәрҗемә ителә[6].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
.

Климаты ― субэкваториаль билгеләре белән пассатлы[d] климат. Температура ел буе даими диярлек кала. Ноябрьдән майга кадәр яңгырлар сезоны һәм июньнән октябрьгә кадәр коры сезон була. Шуның белән бергә, коры сезонда да явым-төшем була, шуңа күрә дымлы һәм коры сезон бер-берсенә салмак кына күчеп бара.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Миссионер Уильям Крук 1818 елда бүгенге Папеэте районында урнашкан беренче европалы була.
XIX гасырда шәһәр бик нык зурайган. Папеэте төбәкнең сәүдә һәм транспорт үзәгенә әверелгән. 1827 елдан королева Помаре IV[d] резиденциясе булган, ул Папеэтены 1830 елда башкала дип игълан иткән. 1843 елдан, Таитида Франция протектораты[d] урнашканнан соң, Папеэте ― Таити корольлегенең рәсми башкаласы. Папеэте бухтасы зур гаваньга әверелгән. XIX гасырның икенче яртысында шәһәрдә католикларның Изге Мәрьям Ана чиркәве[d] төзелгән (1875 елда ачылган)[7].
1884 елда янгын шәһәрнең зур өлешен юкка чыгарган, 1906 елда циклон[d] зур зыян китергән. Папеэтеда кытайлар урнаша башлагач, шәһәрнең ул вакытта 5000 кеше тәшкил иткән халкы сизелерлек арткан.
1914 елның 22 сентябрендә шәһәрне Германиянең вице-адмирал граф фон Шпее[d] (1861―1914) эскадрасыннан «Шарнхорст»[d] һәм «Гнейзенау»[d] крейсерлары утка тоткан[d][8].
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Папеэте япон бомба һөҗүмнәренә дучар булган, шуңа күрә муниципаль базар җимерелгән.
Папеэте элегрәк транспортның интенсив хәрәкәте, 1960-елларда төзелгән бетон биналар, криминал, фахишәлек һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрануы белән бәйле начар репутациягә ия шәһәр булган. Әмма соңгы вакытта күрелгән чаралар нәтиҗәсендә шәһәр тулысынча төзекләндерелгән, шуңа күрә хәзер Папеэте саф һавасы һәм ял итү өчен кирәкле барлык әйберләре белән яшәү өчен көйләнгән район булып тора.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Папеэтеның үзендә халык саны 25 796 кеше (2012)[9], 26 654 кеше (2022)[10]; агломерациясендә 133 меңнән артык кеше яши (2012 елга).
Папеэтеда Француз Полинезиясе мөселманнарының бердәнбер мәчете бар. Ул 2013 елда ачылган[11].
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Папеэте ― Француз Полинезиясенең төп диңгез порты. Шулай ук шәһәр чикләрендә халыкара рейсларны кабул итә ала торган Фааа[d] аэропорты да бар, аннан Кытай, АКШ, Австралия, Яңа Зеландия һәм Франциягә даими рейслар ясала.
Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2013 елның 18-28 сентябрендә Папеэте шәһәре пляжларында пляж футболы буенча 7нче дөнья чемпионаты узган. Таити автомат рәвештә чемпионат хуҗасы буларак катнашкан.
Шәһәр белән бәйле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1891 елдан Папеэтеда рәссам Поль Гоген (1848―1903) яшәгән. Кыска вакытка (1893―1895) Франциягә кайткач, авыру һәм акча булмау сәбәпле, ул мәңгегә Океаниягә ― башта Таитига, 1901 елдан Хива-Оа[d] утравына (Маркиз утраулары) киткән.
- 1980 елның 20 августында биредә җырчы, композитор һәм музыкант Джо Дассен[d] (1938―1980) вафат булган.
- Иннокентий Смолин[d] (1884―1973) ― Гражданнар сугышы чоры рус хәрби җитәкчесе, Ак армия генерал-лейтенанты, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта күренекле ак хәрәкәт эшлеклесе ― биредә вафат булган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Populations légales des communes et des communes associées de Polynésie française en 2022 — 1946.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 http://www.ville-papeete.pf/articles.php?id=3043
- ↑ 3,0 3,1 француз камуннары турындагы бирелмәләр нигезе — Национальный географический институт Франции.
- ↑ Base officielle des codes postaux — La Poste, 2018.
- ↑ Словарь географических названий зарубежных стран. — 3-е изд. перераб. и доп. — М.: Недра, 1986. — С. 274. — 459 с.
- ↑ Kay, p. 102
- ↑ Goodwin, Bill. Frommer's Tahiti and French PolynesiaКалып:Ref-und. — John Wiley & Sons, 2010. — С. 99.
- ↑ Больных А. Морские битвы Первой мировой. На океанских просторах. — М.: АСТ, 2001. — 560 с. — (Военно-историческая библиотека). — 10 000 экз. — ISBN 5-17-004429-1.
- ↑ Population des communes de Polynésie française. INSEE.
- ↑ Les résultats du recensement de la population 2022 de Polynésie française (fr). Institut de la statistique de la Polynésie française (January 2023).
- ↑ First mosque opens in French Polynesia (ингл.), Radio New Zealand (2013-10-16). 4 ноябрь 2017 тикшерелде.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Kay, Robert F. Hidden Tahiti, Ulysses Press, Berkeley, California, 2001. ISBN 1-56975-222-2.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Papeete Official Website
- Papeete City Tour, over 30 tourist attractions to discover
- Papeete City Tour for mobile
Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | ![]() |
---|---|---|
Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна |