Порт-Вила
Порт-Вила | |
---|---|
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
![]() | |
Демоним | Vilois[1], Viloise[1], Port-vilaise[1] һәм Port-vilais[1] |
Рәсми тел | инглиз теле, француз теле һәм бислама теле |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Вануату |
Административ-территориаль берәмлек | Шефа[d] |
Сәгать поясы | UTC+11:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын океан |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Эфате[d] |
Башкарма хакимият башлыгы | Ulrich Sumptoh[d], Jenny Tasale Regenvanu[d] һәм Erick Puyo Festa[d] |
Халык саны | 49 034 (2020) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 59 метр |
Кардәш шәһәр | Шаңхай |
Мәйдан | 23,6 км² |
Рәсми веб-сайт | pvmc.gov.vu(ингл.) |
![]() | |
Җирле телефон коды | 22 |
![]() |
Порт-Ви́ла (бисл. Port Vila, ингл. Port Vila, фр. Port-Vila) ― Тын океанның көньяк-көнбатыш өлешендә Меланезиядә урнашкан дәүләт Вануату Республикасының (1980 елга кадәр Яңа Гебрид утраулары) иң зур шәһәре һәм башкаласы.
Урнашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Порт-Вила Эфате[d] утравының көньяк-көнбатыш ярында Меле пляжында урнашкан.
Халкы, тел, дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2020 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, халык саны 49 034 кеше[3]. 2020 елда Порт-Вила халкы ил халкының гомуми санының 16,3% ын тәшкил иткән.
Башкалада көндәлек лингва франка буларак бислама теле кулланыла, шулай ук инглиз һәм француз телләре дә киң таралган.
Христианлык Вануатуда өстенлек итүче дин булып тора, аны халыкның 90% тан артыгы тота. Пресвитериан чиркәвенә халыкның өчтән бере йөри, католик динен 15% һәм англикан чиркәве динен 15% диндар якын итә. Бәһаи дини җәмгыяте яшәп килә[4]. Илдә якынча 1000 мөселман яши[5]. 1992 елда Порт-Вилада беренче мәчет төзелгән. Мөселманнарының күпчелеге сөнниләр, шулай ук 2005 елда нигез салынган әхмәдия җәмгыяте бар[6].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Порт-Вила урнашкан территорияне колонизацияләү порт территориясендә кешеләр урнашудан башланган. 1882 елда, озакка сузылган корылык һәм бизгәк таралуга карамастан, Эфатеның коммерция үзәге булып Вила торган.
1906 елда Вила колониянең башкаласы дип игълан ителгән, анда хөкүмәт урнашкан. Аның төп урамы ул вакытта Burns Philp компаниясе складларын һәм Яңа Гебрид француз компаниясе (фр. Société Française des Nouvelles-Hébrides) бинасын тоташтыручы тар сукмактан гыйбарәт булган. Бу ярлы шәһәрдә, күбесенчә, сукбайлар һәм Яңа Каледония төрмәсеннән чыгарылган җинаятьчеләр яшәгән.
1930-елларда европалылар саны бик тиз кими башлаган, шәһәрдә аларның саны 1 000 кешедән аз гына кимрәк калган[7].
Европалылардан тыш Вилада яшәргә рөхсәт ителгән бердәнбер кешеләр анда эшкә ялланган ни-вануатулар[d] булган; башка ни-вануатулар шәһәрне 15 көн эчендә ташлап китәргә тиеш булган. Комендант сәгате гамәлдә булган: әгәр кеше кичке 9 дан соң урамга чыкса, ул төнне арестант камерасында үткәрә торгән булган.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Порт-Вила союздаш (АКШ, Австралия) гаскәрләренең базасы булган. 1970 елда түбән салымнар кертелгәннән соң, шәһәрдә җанлы төзелеш җәелдерелгән: искергән колониаль корылмалар сүтелгән, алар урынына бетоннан биналар төзелгән, урамнарга таш түшәлгән, 1972 елда ел саен круиз судноларын кабул итә торган төп пристань төзелгәч, Вила туристларның популяр ял итү урынына әверелгән.
2002 елның гыйнварында ярдан берничә чакрым ераклыкта шәһәргә һәм аның тирәсендәге җирләргә зур зыян китергән җир тетрәү булган[8].
2009 елда, Россия белән Вануату арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга ике йөз ел тулу уңаеннан, шәһәр үзәгендә рус диңгезчесе В. М. Головнинга[d][9] һәйкәл куелган.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Порт-Вила коры һәм эссе сезонлы, шулай ук яңгырлы сезонлы тропик климат зонасында урнашкан.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Шәһәр утраулар төркеменең коммерция үзәге булып тора. Җанлы сәүдә порты, шәһәрдә хастаханәләр, кунакханәләр, казино, берничә базар, җанлы сәүдә урыннары, спорт стадионы, мәдәният йорты, педагогия институты, Көньяк Тын океан университеты[d] кампусы, ит һәм балык эшкәртү заводлары урнашкан.

Шәһәр янында Вануатуның төп халыкара аэропорты — «Бауэрфилд»[d] эшли.
Архитектура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Шәһәрнең иң күренекле биналарының берсе ― Сакре-Кёр католик соборы (Изге йөрәк; фр. Sacre Coeur), Порт-Вила епархиясенә керә; 1992 елда кытайлы эшчеләр ярдәмендә парламент бинасы төзелгән[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ 2020 National Population and Housing Census – Basic Tables Report, Volume 1, Version 2. Vanuatu National Statistics Office (2021-11-17).
- ↑ Baháʼí Community of Vanuatu. bahai.org.
- ↑ Vanuatu - Island Dress, Australian Broadcasting Corporation (2005-02-15).
- ↑ (September 2008) «Muslims in Melanesia: putting security issues in perspective». Australian Journal of International Affairs 62 (3): 408–429.
- ↑ History of Port Vila. Lonelyplanet.com.
- ↑ «Port-Vila.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012.
- ↑ ВЭ/ВТ/Головнин, Василий Михайлович
- ↑ Brillat, Michael. Südsee — München, 2011 — S. 54.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Port-Vila. Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- History of Port Vila. Lonelyplanet.com.
Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | ![]() |
---|---|---|
Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна |