Эчтәлеккә күчү

Турыканатлылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Турыканатлылар latin yazuında])
Турыканатлылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Orthoptera Olivier, 1789[1][2]
Таксономик ранг тәртип[1][2]
Югарырак таксон Polyneoptera[d]
Таксонның халык атамасы Sprinkhanen en krekels[3], rettvinger һәм ravnokrilci
Башлану вакыты 359000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә ортоптерология[d]
 Турыканатлылар Викиҗыентыкта

Турыканатлылар [4] (лат. Orthoptera) - Озынмыеклылар (Dolichocera) асотрядыннан – чикерткәсыманнар һәм өй чикерткәләре, кыскамыеклылардан (Brachycera) триперстлар һәм саранчалар өссемьялыкларын берләштерүче тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр төркеме.

2013нче елгы мәгълүматка караганда, дөнья фаунасында 24 481, Россиядә – 700 гә якын, Татарстан территориясендә 64 төре билгеле. 651 казылма төре билгеле. Polyneoptera когортасында иң эре отряд.

Orthoptera атамасы бор. грек. ὀρθός — «туры» һәм πτερόν — «канат» сүзләреннән килеп чыга. Элегрәк Пьер Латрейль 1817нче елда керткән Saltatoria атамасы да кулланылган.

Acrididae семьялыгыннанTeratodes monticollis
Перудагы Proscopiidaeсемьялыгы вәкиле
Казылма төр Oedischia williamsoni реконструкциясе

Гәүдәсе гадәттә сузынкы, ләкин гомумән күптөрле формада була ала. 0,4-8 см озынлыкта, гадәттә, ян-яктан кысылган, күбрәк яшел яки коңгырт төстә. Башлары, күзләре зур, яхшы үсеш алган, кайвакыт күзчекләре бар.

Авыз аппараты кимерүче төрдә, аска яки алга карап тора. Мыеклары озынча, җепсыман, сөңгесыман, кылсыман яки башка рәвештә. Арканың алгы өлеше зур, ян-як калаклары үсеш алган, өске яктан турыпочмаклы, башны каплап тормый. Урта һәм арткүкрәк тоташкан, аларның плевраль өлешләре эпистерн һәм эпимерга бүленгән.

1 нче, 2 нче пар аяклары – йөрүгә, 3 нчесе сикерүгә җайлашкан, ара-тирә алгы казучы яки эләктерүче аяклары да була. Өченче пар аякларның ботлары аеруча калын. Кайбер төрләр сикерү сәләтен икенчел югалтканнар. Арткы балтырларында энәләр, 4-6 хәрәкәтчән шпора бар. Алгы балтырларында ишетү органы урнашкан. Кыска мыеклы турыканатлылар ишетү органын югалтканнар, ә саранчыларда ул корсакның беренче сегментында кабат барлыкка килгән. 1-4 бүлемле тәпиләре очында ике тырнакчык һәм ябышкыч - аролий урнашкан.

Канат өсләре калын тиреле, сеңерчәләнү яхшы үсеш алган. Анда тавыш аппаратының төп элементлары урнаша, очуда аз катнашалар. Алгы канатлары тар, тыгыз, туры, арткылары – киң, йомшак, тыныч халәттә, җилпәзәсыман, алгылары астына җыела, кайбер төрләрендә канатлар юк.

X тергит артында яхшы күренеп торучы аналь пластинка урнашкан. Ахыргы стернит (ата затларда IX, ана затларда VII) модификацияләнгән һәм гениталь пластинка дип атала. Корсак очының өстәлмәләре - церкалар яки ана затларда була торган күкәй салгыч.

Корсагының арткы өлешендә күкәй салгычы булган ана затлар күкәйләрен туфракка яки үсемлек тукымасына салалар. Яшәү рәвеше буенча личинкалар олы затлардан аерылмый. Турыканатлыларның күпчелеге арткы аякларын канат өслегенә яки канат өслекләрен бер-берсенә ышкып чырылдавык тавыш чыгара. Күбесе үсемлекләр белән туена, кайберләре – ерткычлар.

Татарстан территориясендә 6 семьялык вәкилләре очрый: чын чикерткәләр (Tettigoniidae), аючикерткәләр, чикерткәсыманнар, саранчалар, тетрикслар (Tetrigidae) һәм триперстлар (Tridactylidae) (карарга таблицаны).

Аеруча яшел чикерткә (Tettigonia viridissima), сайрар чикерткә (T. cantaus), соры чикерткә (Decticus verrucivorus) киң таралган. Урман буйларында, урман аланнарында, болын, көтүлекләрдә яшиләр.

Шулай ук синантроп төр – өй чикерткәсе бар.

Кайбер турыканатлылар авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерә, аеруча аючикерткәләр һәм саранчалар куркыныч: Азия саранчасы (Locusta migratoria), Себер вак чикерткәсе (Aeropus sibiricus) һәм Италия саранчасы (Calliptamus italicus), өер булып очып йөрүче төрләргә керәләр.

Республиканың көньяк-көнчыгышында Россиядә очрый торган иң зур чикерткә – дала чикерткәсе (Saga pedo) – РФ һәм МСОП Кызыл китапларына кертелгән бик сирәк төр билгеләнгән.

ТР территориясендә сирәк, берәмләп кенә очраучы кыр чикерткәсе (Melanogryllus campestris), Лаксманн чикерткәсе (Onconothus laxmanni) далаланган җирләрдә, гади триперст (Trydactileus variegatus) сулык ярларында яши.

Пычкыкойрык чикерткә (Poecilimon intermedius), чытырдавык саранча (Bryodema tuberculatum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Отряд ике асотрядка - озын мыеклылар (Ensifera) һәм кыска мыеклыларга (Caelifera) бүленә, шулай ук бер казылма отряд  — Titanoptera бар[5][6] [7]:

  • Калачева О. А., Абдурахманов Г. М. Россия көньягы Турыканатлылары — М.: Наука, 2005. — 303 с.
  • Стороженко С. Ю. 1986. Orthoptera (Saltatoria) отряды // СССРның Ерак көнчыгышы бөҗәкләрен билгеләүче. Т. 1. Л. — С. 241—317.
  • Стороженко С. Ю. Длинноусые прямокрылые насекомые (Orthoptera: Ensifera) азиатской части России. — Владивосток: Дальнаука, 2004. — 279 с.
  • Бенедиктов А. А. 2009. Вибрационная коммуникация прямокрылых насекомых (Orthoptera) подотряда Caelifera // Вестник МГУ, сер. 16, биолог. — № 3. — С. 40-43.
  • Турыканатлылар буенча библиография / А. В. Лачининский.
  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. 2,0 2,1 Ingrisch S. Order Orthoptera Olivier, 1789 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. Nederlands Soortenregister
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/turykanatlylar
  5. 5,0 5,1 Béthoux O. {{{башлык}}}(ингл.) // Arthropod Systematics & Phylogeny. — В. 2. — Т. 65. — С. 135—156.
  6. Cigliano M. M., Braun H., Eades D. C., Otte D.. order Orthoptera.
  7. Горохов А. В. {{{башлык}}} // Палеонтологический журнал. — № 6. — С. 31—35. — ISSN 0031-031X.