Эчтәлеккә күчү

Каршый

56°52′57″ с. ш. 57°57′05″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каршый latin yazuında])
Каршый
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әчет шәһәр бүлгесе[1]
Халык саны 87 (2010)[2]
Почта индексы 623230
Карта

Каршый (рус. Давыдкова) — Свердловск өлкәсенең Әчет шәһәр округы составына керүче авыл.

Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Октябрь инкыйлабына кадәр Пермь губернасының Кызылъяр өязенә караган.

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[3]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
119 87 44 43

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (100%).[4]

2022 елда Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышлап, 7 ноябрьдә авылда яңа мәчет ачылган. Авыл халкы мәчет төзү карарын 2011 елда кабул иткән. Беренче таш 2015 елда ук салынган. 2016 елда Россия мөселманнары Диния нәзарәте составында Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) каршында мөселман җәмгыяте теркәлгән. 2017 елда төзелешне рөхсәт итү документларын рәсмиләштерү эше башланган. 2018 елда рөхсәт алынган. Авыл мөселманнары дини оешмасы рәисе һәм имам ― Нәҗип Мөхәммәтханов.[5]

Калып:Әчет шәһәр округы