Сарманай
| Сарманай | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Сарманайский сельсовет[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Сарманайский сельсовет[d][1] |
| Халык саны | 746 (2010)[2] |
| Почта индексы | 461475 һәм 461796 |
Сарманай – Ырынбур өлкәсенең Шарлык районындагы татар авылы. Дим елгасы буенда урнашкан. Мишәр диалектының Шарлык сөйләше таралган.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1740 елда Ырынбур кальгасы төзелә. Аны Казан белән тоташтыручы Зур Мәскәү юлын тәртиптә торарга һәм ᴨyчтьı хезмәте алып барырга татарларны җәлеп итәләр. Юл өстендәге Сарманай авылын 1743 елны корырга рөхсәт бирелә. Авыл хөкүмәттән рөхсәт кәгазе алган Сарманай Азменев хөрмәтенә атала. 1747 елда биредә 132 ир-ат исәпкә алынган. 19 гасыр башында әле якын-тирәдә русның эзе дә булмый. Җиде авылның бишесендә татарлар яши, берәрсендә башкортлар һәм мукшылар.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Нургали Галиев (1914-77) – Сəʙитлар Берлеге Каһарманы.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сарманай авыл җирлегенең 6 мең га җирен инвестор – Оренбург-Агро-ДТ ҖЧҖ эшкәртә.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сарманай мәктәбендә 77 бала укый (2012/13 уку елы). Татар теле мәктәп компоненты кысаларында 6-8 сыйныфларда керә.
