Эчтәлеккә күчү

Саха Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саха Википедиясе latin yazuında])
Википедия Саха Википедиясе
Сахалыы Бикипиэдьийэ

URL sah.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Саха теле
Эшли башлау вакыты май 2008 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 17 604
Битләр саны 53 102
Үзгәртүләр саны 417 499
Теркәлгән кулланучылар 27 074
Актив кулланучылар 39
Идарәчеләр 4
Тирәнлек 32

Саха Википедия Википедиянең саха телендәге бүлеге. 2008 елның май аенда ачыла.

Хәзерге вакытта Саха Википедиясендә 17 604 мәкалә бар.

2006 елның 21 декабрендә Викимедиа фондына саха телендә википедия бүлеге ачу турында гариза языла. 2007 елның 8 гыйнварында беренче мәкалә языла. Вики-интерфейсны саха теленә тәрҗемә итү башлана. 2008 елның 18 маенда Фондның Тел Шурасы проектны раслый һәм мәкаләләр төп хостинг-мәйданга күчереләләр. 2009 елның 1 гыйнварында 1000енче мәкалә барлыкка килә. 10 октябрьда 5000 мәкалә чиге узыла.