Эчтәлеккә күчү

Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Татарча Википедия битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 560 266
Битләр саны 895 808
Үзгәртүләр саны 4 637 212
Теркәлгән кулланучылар 57 325
Актив кулланучылар 118
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.9
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 560 266 мәкалә бар, 6878 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган. һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган..

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 649 481 3 352 957 43 900 36 154 476 1 730 533 5766 23 186.8
2 tt Татар 2003 560 266 895 808 6878 4 637 212 57 325 118 6 1.9
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 244 333 579 708 506 1 579 404 58 135 138 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 309 564 1 140 846 4007 5 755 309 207 108 882 10 36.4
5 kk Казакъ 2002 240 433 654 487 8593 3 507 564 169 444 430 15 15.9
6 az Азәрбайҗан 2004 208 283 630 609 14 849 8 334 823 321 390 1164 12 54.3
7 ky Кыргыз 2002 76 026 109 966 2681 520 353 44 802 153 5 0.9
8 ba Башкорт 2005 63 908 183 860 1430 1 286 243 45 452 75 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 57 988 120 465 530 861 698 38 407 62 2 8.3
10 crh Кырым-татар 2008 29 604 57 438 0 240 485 52 041 52 2 3.7
11 sah Саха 2008 17 741 53 701 1765 420 625 27 741 51 4 32.2
12 kaa Каракалпак 2006 10 756 27 027 82 169 482 14 606 120 4 14.4
13 tk Төрекмән 2004 7006 17 439 332 265 701 32 032 82 2 33.8
13 ug Уйгур 2012 9608 16 966 0 172 534 24 583 39 1 6
14 gag Гагауз 2010 3015 7802 0 74 777 16 017 23 1 24.2
15 krc Карачай-балкар 2010 2612 16 650 0 119 688 11 582 19 2 207.6
16 tyv Тыва 2013 3916 14 267 0 50 898 10 520 21 1 24.9
17 alt Алтай 2021 1101 6965 0 48 073 4111 8 2 195.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]


Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]